Рамазан ае бәрәкәте: Каратмәндә ифтар узды
Каратмән авылында мәчеттә укучы шәкертләр һәм бирегә даими йөрүче апа-әбиләребез өчен оештырылган ифтар мәҗлесе бик күңелле һәм җылы мохиттә узды.
Авыл имамы Әхтәм хәзрәт Ибраһимов Рамазан аеның әһәмияте, динебезгә кагылышлы мәсьәләләр һәм дөньяда барган вакыйгалар турында үтемле вәгазь сөйләде. Ир-атлар Коръән укыды, әрвахларга дога кылынды. Шулай ук МХОдагы егетләребезнең исән-имин җиңеп кайтуларын теләп догалар кылынды.
Авыз ачкан вакытта ир-егетләр бик ихластан мәчеткә йөрүче хатын-кызларны һәм шәкертләребезне Рамазан ае уразасы, якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлап, матур теләкләрен җиткерде.
Әхтәм хәзрәткә хатын-кызларны хөрмәтләп, бүләкләр тапшырганы өчен, шулай ук шәкертләремә мине остаз, Нәзифә ханымны авыл абыстае буларак хөрмәтләгәннәре өчен Аллаһның рәхмәтләре ирешсен.
Бу ифтар мәҗлесе җылы, ихлас һәм бик матур узды. Оештыручыларга, ярдәм иткән шәкертләребезгә һәм катнашкан ир-егетләргә ике дөнья рәхәте телибез.
Аллаһ барчагызны да зурласын! Әмин!
Сөмбелә Абдуллина. Бишнә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев