Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Норлатлыларга Рамазан аенда яңартылган мәчет бүләк иттеләр

Изге Рамазан аеның беренче көнендә Норлат авылында яңартылган «Хәмзә» мәчетен ачу тантанасы булды. Биредә яшәүчеләр өчен бу искиткеч бүләкне Татарстан Рес­публикасы Дәүләт Советы депутаты Ренат Мис­тахов ясады.

 

– Яшел Үзән районыннан депутат буларак, мин авылларга еш йөрим. Норлат халкы һәм хәзрәт миңа бинаны торгызуда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иткәч, шатланып ризалаштым. Кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеге биргәне өчен Аллаһка рәхмәт, – дип уртаклашты Ренат Искәндәр улы.

Капиталь ремонт барышында мәчеттә җылыту һәм электр белән тәэмин итү системасы яңартылган, стеналар тигезләнгән һәм тарттырылмалы түшәм ясалган. Идән төзекләндерелеп, ковролин җәелгән, яңа люстралар, яхшы яңа ишекләр урнаштырылган. Шулай ук мәчет каршындагы мәдрәсә дә ремонтланган, анда укучылар өчен яңа өстәлләр сатып алынган һәм уку тактасы яңартылган. Кухня җиһазлары алынган. Күп эшләр «А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» тарафыннан да эшләнгән.

– Бу безнең авылга Рамазан аенда бик зур бүләк, – дип билгеләп үтте җирлек башлыгы Илдус Саттаров. – Горький заводына, Дәүләт Советы депутаты Ренат Мис­таховка зур хезмәте һәм авылыбыз халкына ярдәм итүе өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм. Февраль башыннан 15 эшче һәр көнне мәчеттә хезмәт куйды. Шулай ук, эшчеләрне ашаткан кафе хуҗасы Мергалиевлар гаиләсенә, кайнар ризык белән тәэмин итүдә финанс ярдәме өчен авылдашларга, «Норлат Торак-коммуналь хуҗалыгы» җитәкчесе Ленар Садриевка һәм «Нурлатдорстрой» директоры Руслан Шәрәфетдиновка мәчетне төзекләндерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәм.

Нәкъ менә Рамазан аеның беренче көнендә яңартылган мәчеттә ифтар уздырылуы символик мәгънәгә ия. Мөселманнар хакына бу матурлыкны булдырырга ярдәм иткән кешеләрнең гамәлләрен Аллаһы Тәгалә мөбарәк кылсын.

Мондый гүзәл мәчеттән хәзер, хәтта шәһәр халкы да көнләшерлек. Бу изге урынның диварлары эчендә һәрвакыт тормыш кайнап, рухи байлык белән тулып торсын, ә азан авазы күкләргә ашып, барысына да иман һәм бердәмлек көчен искә төшерсен. Бу архитектура могҗизасы гына түгел, Норлат авылы халкы өчен аралашу, мәгариф һәм ярдәм үзәге дә. Мәчет бусагасын атлап кергән һәркем анда җылылык һәм күңел тынычлыгы тапсын, ә мәхәллә халкы Аллаһ Тәгалә фатихасында үсүен дәвам итсен. Яңартылган мәчет — норлатлыларга Рамазан аенда бүләк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев