Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Никахка җиде төрле әйбер алып барырга, диләр, аңа диндә дәлилләр бармы?

Дингә якынайган саен, сораулар да арта. Укучыларыбыздан килгән хатлар шул хакта сөйли. Әмәт бистәсе мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев газета укучыларыбыздан килгән сорауларга җавап бирә.

Фото: редакция архивыннан

– Укучыларыбыздан намаз тәртипләренә караган сораулар шактый килә. Шуларның берсе – “Намаз укырга өйрәнәсем килә. Имештер, намазга бассаң, Аллаһы Тәгалә кешенең гомерен үзгәртә икән, дөрес сүзме ул?”
– Намазны укырга кирәк, ул һәр мөселман кешесе үтәргә тиешле фарыз гамәл. Намаз чынлап та кешенең тормышын хәерле якка үзгәртергә сәләтле. Көненә биш тапкыр намаз укып, ул Аллаһка якыная, гөнаһларыннан, яман гадәтләреннән арына.

– Азанны телефоннан гына тыңлау да җитәме икән? Безнең авылда азан әйтерлек кеше юк, дип борчыла бер газета укучыбыз.
– Телефоннан гына тыңлаудан бернинди дә зыян юк, әмма ул азан гыйбадәтен алыштыра алмый. Шуңа да аны өйдәге ир кеше әйтергә тиеш, ә хатын-кызлар азансыз гына укый.

– Витыр намазында “Кунут” догасы урынына башка дога укырга ярыймы?
– “Кунут” догасын белмәгән кеше өч тапкыр “Раббәнә”не укый.

– Госел алганда, тулы ваннага бер чумып алсаң җитәме? Әллә өч тапкыр бөтен тәнгә су коеп, һәрберсеннән соң тәнне кул белән ышкып чыгаргамы?
– Күпчелек галимнәр фикеренә караганда, авызны һәм борынны чайкаган очракта, ваннага чумып алу да җитә. Бөтен тәнгә су ирешсә, фарыз үтәлгән булып чыга.

– Берәр сәбәп белән биш вакыт намазның берсе калса, укылган дүрт намазың кабул буламы?
– Иң башта укылмыйча казага калган намазны укырга кирәк, аннары гына калганнарын.

– Иртәнге намазны кояш чыгарга ярты сәгать кала укысаң, савабы күбрәк, диләр...
– Намазны вакыты кергәч укырга кирәк. Безнең мәзхәб галимнәре исә, бераз яктыра башлагач уку хәерлерәк, ди.

– Витыр намазын ястүдән соң ук укырга ярыймы?
– Аның вакыты ястүдән соң ук керә һәм таң атканчы укырга була.

– Зиратка барып, мәрхүмнәр рухына “Ясин” яисә “Тәбәрәк” сүрәсен укыйсым килә. Аларны Коръәннән карап укырга буламы?
– Зиратка Коръән алып керү тыелмаган.

– Эштә бирелә торган көнкүреш химия, әйтик, перчатка, пемолюкслар кулланылмыйча кала. Аларны өйгә алып кайтсам, хәрам буламы?
– Җитәкчелек рөхсәт итсә генә алып кайтырга ярый. Кеше әйбере булмаса да, ул ниндидер оешманыкы санала.

– Ни өчен җаны булганнарның сурәтен ясарга ярамый?
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.): “Җаны булган әйбернең сурәтен ясаган кешегә кыямәт көнендә аңа җан кертергә кушырлар һәм ул моны булдыра алмас”, – ди. Дөньядагы бар нәрсәне дә Аллаһы Тәгалә бар иткән һәм кешеләр Аңа охшарга тиеш түгел. Рәсүлебезнең бу мәсьәләгә караган бик күп хәдисләре бар. Аларда сурәт ясаучыларга ләгънәт кылынуын һәм кыямәт көнендә зур газапка тартылулары турында әйтелә. Шуңа күрә дин буенча җанлы әйберләрнең сурәтләрен ясарга ярамый.

– Миндә “Инҗил” дигән китап бар. Коръән китабы белен янәшә куярга да, ташларга да куркам, дип борчылып язды бер укучыбыз.
– “Инҗил” ул христианнар китабы, русча исеме белән әйткәндә, “Евангелие”. Бу китапны Аллаһ китабы булган Коръән белән янәшә куярга һәм укырга кирәкми, чөнки Ислам динендәгеләр аның белән гамәл кылмый.

– Сөйдергеч догасы бар икән. Ул диндә тыелмаганмы?
– Андый дога турында ишеткәнем юк.

– Мөселман кешесенә йога белән шөгыльләнергә ярыймы?
– Төрле күнегүләр рәвешендә булса ярый, әмма дә ләкин фәлсәфә дә кушылса, дингә хилафлык килә.

– Тәмәке тарту тәһарәтне бозамы?
– Тәһарәтне бозмый, әмма ул диндә тыелган, гөнаһлы гамәл санала.

– Никахка җиде төрле әйбер алып барырга, диләр, аңа диндә дәлилләр бармы?
– Бу хакта да ишеткәнем юк.

– Тормышыңда нәрсә генә булса да, “әгәр шулай булган булса” дип әйтергә ярамый икән.
– Пәйгамбәребез хәдисендә, берәр әйберне тырышып эшләгәннән соң ахыры шулай булган булса иде дип әйтмәгез, диелә. Буласы әйбер булган, аның өчен үзеңне битәрләргә кирәкми. Аллаһ шулай язган дип килешергә генә кала.

Дилбәр Гарифуллина, Догалы йорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев