Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Кыен хәлгә төшкәндә һәм берәр җирең авыртканда укыла торган догалар

Кыен хәлгә төшкәндә укыла торган дога:

«Аллааһүммә ләә сәһлә илләә мәә җәгәлтәһү сәһләү үә әңтә тәҗегәлүлхәзнә изәә шиътә сәһлә».

Мәгънәсе: «Әй, Аллаһ, дөньяда Син җиңел иткәннән дә һичбер җиңел эш юк, әгәр Син теләсәң, авыр хәлне дә җиңел итә аласың».

Берәр җирең авыртканда укыла торган дога:

Аллаһ илчесе галәйһи вә сәлләм әйткән: «Авырткан урыныңа кулыңны куеп, 3 тапкыр «Бисмилләһ» – Аллаһ исеме белән, дип әйткәч, 7 тапкыр болай дип кабатларга:

«Әгүүзү билләәһи үә кудератиһи миң шәрри мәә әҗидү үә үхәәзиру».

Мәгънәсе: «Мин сизгән һәм курыккан явызлыктан Аллаһка һәм Аның кодрәтенә сыенамын!»

Фото: ясалма интеллект

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев