Каратмәнлеләр Мәүлид бәйрәмен уздырды
Әссаләмәгаләйкүм, редакция хезмәткәрләре, газета укучылар. Карәтмәнлеләрне мактамыйча булмый. Шундый өлгерләр, активлар. Әле шушы көннәрдә биредә бик матур Мәүлид кичәсе үтте. Көне буе мәчеттән төрле сурә-догалар авылга ишетелеп торды.
Иң әүвәл күз иман йорты янында зәвык белән утыртылган чәчәкләргә төшә. Нинди матурлык һәм күпме хезмәт. Бөтен җирдә бәйрәм рухы, күңелдә аңлатып бирә алмаслык рәхәтлек.
Бу авыл халкының тырыш, уңган булуы күпләргә мәгълүм. Күрше авылларга да үрнәк күрсәтәләр. Әхтәм хәзрәт Ибраһимов кичәне ачып, Мәүлид аеның мөһимлеге, файдасы һәм фазыйләтләре турында сөйләде. Мөнәҗәт, салаватлар әйтелде. Шәкертләребез Фидарис, Рәис тә яхшы әзерләнеп килгән. Кунак Фирдүс тә истә калырлык итеп, бу ай турында белгәннәрен җиткерде. Авыл абыстае Нәзифә ханым балаларның җәен мәчеткә яратып йөрүләрен билгеләп узды. Менә бит, киләчәгебез өметле. Динле, иманлы буын үсеп килүенә, шөкер, күңел шатлана.
Килгән кунаклар Рәис, Рамил хәзрәтләр матур итеп Коръән сурәләре укыды. Әлбәттә инде Әхтәм хәзрәтнең барлык гаиләсе мондый кичәләрне башлап йөрүчеләрдән. Нәни Мәрьямнең сурәләр укуы нур өстенә нур булды. Кечкенәдән ятсынмый халык алдында чыгыш ясавы мактауга лаек.
Шулай ук күрше авылдан килүче Илдускә дә бәйрәмдә һәрчак актив катнашуы өчен Аллаһның рәхмәтләре яусын. Башлап йөргән шәкертләребез Флера, Нәзифә, Фәйрүзә, Суфия, Фәния һәм башка килгән кунакларга, булышучыларга Аллаһның чиксез рәхмәтләре ирешсен. Әәмиин.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) турында сөйләшү мул табын артында дәвам итте. Әхтәм хәзрәт мәчеткә зур булышлык күрсәткән Рамил хәзрәткә аеруча җылы сүзләрен җиткерде. Бәйрәмнән, дөньялар тынычлануын Аллаһ насыйп итсен дип теләп, таралыштык. Киләсе Мәүлидләрне дә күрү насыйп булсын, әәмиин.
Сөмбелә Абдуллина. Бишнә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев