«Намаз урлау» дигәнне ничек аңларга?
Бер хәдистә: «Каракларның иң яманы – үз намазыннан урлаучы», – диелә. Намаз урлау дигәнне монда ничек аңларга?
Фото: редакция архивыннан
– Пәйгамбәребездән килгән бу хәдиснең дәвамы да бар. Кешеләр аннан: «Ул намазыннан ничек урлый соң?» – дип сораганнар. Аллаһ Илчесе: «Рөкүгын һәм сәҗдәсен тиешенчә тәмам кылмый», – дигән (имам Әхмәт риваяте). Монда сүз ашыкмыйча, намазның һәр шартын үтәү турында бара. Әйтик, “Аллаһу әкбәр” сүзләрен әйтеп рөкүгъка киткәч, өч тапкыр “Сөбхәәнә раббийәл-гәзыйм”, ә рөкүгътан тураеп басканда “Сәмигәл-лааһу лимән хәмидәһ” дибез. Тураеп баскач:
“Раббәнәә ләкәл-хәмд”, – дип әйтелә. Шушы сүзләрне һәрберсен үз вакытында әйтү тиешле. Ашыгып, “Раббәнәә ләкәл-хәмд”ене тураеп басканчы ук әйтергә кирәкми.
Сәҗдәдә дә үз тәртибен саклыйсы. Маңгайны намазлыкка тидереп куеп өлгермичә, “Сөбхәәнә раббийәл-әгъләә” дип әйтә башларга кирәкми. Намазыбыз кабул булсын өчен, аны ихластан, ашыкмыйча һәм үз вакытында укыйк.
Дилбәр Гарифуллина, Догалы йорт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев