Рамазан уразасының калган көннәреме, әллә шәүвәл уразасымы? Кайсысы беренче?
Иман нуры

Рамазан уразасының калган көннәреме, әллә шәүвәл уразасымы? Кайсысы беренче?

Еш кына шундый сорау белән очрашырга туры килә, дип яза «Хозур дин турында» телеграм-каналы.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Хатын-кызларның билгеле бер сәбәпләр белән тотылмый калган рамазан уразасы көннәре кала. Шәүвәл ае башлангач, кайсы уразаны беренче тотарга: 6 көн шәүвәлме, әллә рамазанның калган көннәренме, дип баш ваталар.

Бу очракта, рамазанның тотылмый калган көннәрен тотып бетерү дөрес булачак. Чөнки: рамазан уразасы – фарыз, ә шәүвәл уразасы – нәфел. Ләкин! Әгәр сезнең рамазан уразасы көннәре күп булып, аларны тотканчы, шәүвәл уразасы көннәре узып китә, дип борчылсагыз, башта шәүвәл уразасын тота аласыз, диелә хәбәрдә.


Нет комментариев