Югалган әйберне табу өчен укыла торган дога
Ибн Гәҗләнә (радыяллаһу ганһе) риваять итүенчә, Габдулла ибн Гомәр (радыяллаһу ганһе) нәрсәсендер җуйган кешегә киләсе доганы укырга кушкан:
اللَّهُمَّ رَبَّ الضَّالَّةِ، هَادِيَ الضَّالَّةِ، تَهْدِي مِنَ الضَّلَالَةِ، رُدَّ عَلَيَّ ضَالَّتِي بِقُدْرَتِكَ وَسُلْطَانِكَ مِنْ عَطَائِكَ وَفَضْلِكَ
УКЫЛЫШЫ:
[Әлааhүммә Раббә-д-дъалләти, hәәдия-д-дъалләти, тәhдий минә-д-дъаләләти, руддә гъәләййә дъалләтий би-къудератикә үә сүлтъааникә мин гъәтъаа-икә үә фәдълик(ә)]
МӘГЪНӘСЕ:
«Аллаһым, югалган нәрсәнең Раббысы, Адашканнарны туры юлга күндерүче, Үзеңнең Кодрәтең һәм Хакимлегең белән миңа югалган әйберемне _(монда нәрсә икәне әйтелә)_ Үзеңнең фазлыңнан (рәхмәтеңнән) бүләк итеп кайтарсаңчы».
(Әл-Бәйһәкъый «Әд-Дәгъавәт әл-кәбир», №555-нче хәдис).
Җуелган нәрсәсен табарга теләгән кеше доганы кабат-кабат укыганда, фәкать, Бар Кылучы Аллаһка гына тапшырсын (тәвәккәл итсен) һәм Аллаһы Тәгалә аны шул югалган нәрсәгә юнәлтәчәгендә шикләнмәсен.
Кеше югалган әйберен тапмаган очракта да, бу аның өчен хәерле булуы хакында онытмасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев