Исламда һәр эшне башлар алдыннан укыла торган иң беренче һәм иң мөһим сүзләр
***
Фото: редакция архивыннан
1. Бисмилләһ (Иң кыскасы)
Текст: بِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ
Транскрипция: Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Тәрҗемәсе: «Шәфкатьле һәм рәхимле Аллаһ исеме белән башлыйм».
2. Эшләрне җиңеләйтү догасы
Текст: رَبِّ يَسِّرْ وَلَا تُعَسِّرْ رَبِّ تَمِّمْ بِالْخَيْرِ
Транскрипция: Рабби йәссир вә лә түгассир, Рабби тәммим бил-хәйр.
Тәрҗемәсе: «Раббым! Бу эшемне җиңеләйт, авырайтма. Раббым, бу эшемне хәерле ахырына җиткер».
3. Гыйлем сорау догасы (Төркемдәшләр өчен)
Текст: رَبِّ زِدْنِي عِلْمًا
Транскрипция: Рабби зидни гыйлмән.
Тәрҗемәсе: «Раббым, гыйлемемне арттыр».
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин блогыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев