Ифтарлар безне берләштерә: «Әл-Әнгам» мәчетендә ифтар узды
Ул көнне безнең күңелләр үзгә бер хис, нур, яктылык белән тулы – без, «Әл-Әнгам» мәчетендә Лилия ханым Әхсәновадан белем алучылар, мәчет карамагындагы кафега ифтарга чакырулы идек. «Әл-Әнгам»га кергән саен шуны тоясың: мондагы тынычлык, сафлык, тәкъвалык, тыйнаклык башка беркайда да юк шикелле.
Фотолар редакция архивыннан
Шәһәребездә дүртенче мәчет... Әле кайчан гына – моннан 30-40 ел элек, мин монда утырганда шәһәрдә бернинди татар мәктәбе, сыйныфы, газетасы булмаячак дип лаф оручыларга каршы халкыбызның Әнвәр Миңнуллин кебек эшлекле милләтпәрвәрләре каршы чыкты. Кыска гына вакыт эчендә татар мәктәпләре, бакчаларда төркемнәр, татар газетасы ачылды, мәдрәсә барлыкка килде. Ә мәчетләр?! Мәчетләрнең ниндиләре генә әле (!) файдалануга тапшырылды. Каюм Насыйри исемендәге заманча уку-укыту үзәге төзелеше бара. Милләтебезне үстерү, иманыбызга кайту, халкыбызның алгарышы юнәлешендә тулы бер буын яшьләр үсеп чыкты. Ә ул буынны тудырган без, ата-аналарның күпчелеге, хәзер, Әлһәмдүллиләһ, дин юлына киләбез. Моның өчен шәһәребездә, авылларыбызда бөтен шартлар тудырылган.
Әй ул ифтарга җыелган ханымнарны күзәтеп торсаң! Йөзләрендә нур, елмаю, күрешәләр, сөйләшәләр, бүләкләр бирешәләр. Шунда ук Пәйгамбәребезнең: «Ураза тотучының ике сөенече бар: беренчесе – авыз ачканда булса, икенчесе исә Раббысы белән очрашкач!» – дигән сүзләре искә төшә. Коллектив ифтар ул гади авыз ачу гына түгел, ул зур тәрбияви чара, уразадагыларның көндәлек игелекле эшләренең кульминациясе.
Районыбызның «Мөслимәләр» оешмасы җитәкчесе Сания ханым, бик күп остабикәләребезнең остазы, районыбызда динне торгызуда, ныгытуда күп көч куйган Тәнзилә ханымның эчтәлекле вәгазьләре беркемне дә битараф калдырмады. Гөлсем ханым турында аерым әйтәсе килә. Безнең төбәктә генә түгел, бөтен республикабызда аның кебек Коръән укучы, вәгазь сөйләүчеләр сирәк. Аны елый-елый тыңлый торган. Шундый кешеләр дә була икән! Искиткеч! Шушындый күркәм, мул табыннар әзерләүче Саҗидә ханым коллективындагыларның куллары алтын – барысы да бик тәмле иде.
Шул хисләр, тәэсирләр барысы бергә кушылып, ниндидер бер зур теләк туа: дөньяның тынычлыгын ялварып сорау, аның өчен ниндидер яхшылык эшлисе килү, биредә чыгыш ясаган кешеләргә охшарга тырышу, йөрәк түрендәге иманыңны тагын да ныгыту, дөньяны тагын да матурларга омтылу. Игелекле эшләр белән. Шушы матур чараны оештырган Әнвәр Габбаз улы шикелле.
Гүзәл Минһаҗева. Кече Шырдан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев