Яшел Үзәндә яңа мәетханә ачылды
Яшел Үзән үсүен дәвам итә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе яңа чынбарлыкка актив яраклаша. Шушы көннәрдә безнең шәһәрдә яңа мәетханә ачылды. Бу инициатива җирле халыкның гореф-гадәтләре һәм ихтыяҗлары турында кайгыртуны чагылдыра.
Тарихи яктан шулай килеп чыккан инде, безнең шәһәр ике өлешкә бүленгән. Мирный микрорайоны хәзер элеккеге кебек 10 күп фатирлы йорттан гына тормый, шуңа күрә шәһәрнең бу өлешендә инфраструктура да зур адымнар белән үсә. Билгеле булганча, әлегә кадәр Яшел Үзән шәһәрендә гамәлдә Волгоград урамындагы «Тарихи» мәчетендә урнашкан бер генә мәетханә бар иде. Хәзер ул Мирныйда «Әл-Әнгам» мәчетендә дә ачылды.
– Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте белән безнең мәчетебездә дә, әлхәмдүлилләһ, иман йортын төзегән кешеләре тырышлыгы белән, мәетханә ачылды, – дип сөйли Илнур хәзрәт Казаков, «Әл-Әнгам» мәчете имам-хатибы. – Без кешеләргә мөмкин кадәр уңайлы булсын дип тырыштык: кәфенлек тә, такта да, носилка да – шәригать буенча җирләү өчен кирәкле бөтен нәрсә бар.
Әлбәттә, үсеп килүче Мирный микрорайонында да мондый хезмәтләр күрсәтү урыны булу шатландыра. Тора-бара бер генә маетханә өлгерә алмас иде. Хәсрәт кичергән туганнарына үлем турында документ алырга һәм зиратта урын турында килешергә генә кала. Мәчеттә машина белән дә ярдәм итәргә әзерләр.
Язылу һәм белешмәләр өчен телефон: 8-904-671-02-26, Илнур хәзрәт.
– Әгәр кайгы-хәсрәт ишек кагып, якын кешегезне югалткансыз һәм нәрсә эшләргә, кая мөрәҗәгать итәргә белмисез икән, безгә шалтыратыгыз. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга булышырбыз, – дип өнди Илнур хәзрәт. – Тик алдан шалтыратуыгызны үтенәбез. Бу безгә юучыларны чакырып, җирләүгә кирәкле бөтен нәрсәне алдан әзерләү өчен мөһим.
Тиздән изге Рамазан ае башлана һәм, гадәттәгечә, шәһәребезнең һәр мәчетендә ифтар мәҗлесләре уздырылачак. «Әл-Әнгам» мәчете имам-хатибы Илнур хәзрәт барлык мөселманнарны ифтарларга кушылырга һәм бу мөһим вакыйганы уртаклашырга чакыра.
Яшел Үзәннең күп кенә мәчетләрендә ифтарлар уздыру өчен урыннар бүленгән инде, «Әл-Әнгам» мәчетендә әлегә урыннар бар. Рамазан аенда изгелек кылып, авыз ачтырырга теләүчеләр шалтыратыгыз. Телефоннар югарыда күрсәтелгән.
Пәйгамбәр (с.г.в.) әйтте: «Берәү ураза тотучыга авыз ачтырса, аңа кол азат итү әҗере булыр һәм гөнаһлары ярлыканыр. Аллаһ Тәгалә бу савапны сөт, хөрмә, яки бер йотым су белән авыз ачтыручыга бирә. Бер кеше ураза тотучыны туендырса, аның гөнаһларына ярлыкау булыр һәм ул кешене Раббысы минем махсус күлемнән бер мәртәбә эчерер. Бер мәртәбә эчкәннән соң, хәтта оҗмахка кергәнчегә кадәр һич сусамас».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев