Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Яңа йортта Коръән ашы уздыру тәртибе

Коръән ашы уздыруның төп максаты Аллаһның сүзләре булган Коръән аятьләрен уку һәм тыңлау, дога кылу, вәгазь тыңлау, Аллаһ турында гыйлемне арттыру һәм килгән туганнарны вә дусларны кунак итү.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

– Яңа йортта Коръән ашы уздыру тәртибе турында да сөйләгез әле. 

– Коръән ашы уздыруның төп максаты Аллаһның сүзләре булган Коръән аятьләрен уку һәм тыңлау, дога кылу, вәгазь тыңлау, Аллаһ турында гыйлемне арттыру һәм килгән туганнарны вә дусларны кунак итү булырга тиеш. Шуңа күрә андый мөбарәк мәҗлестә кешене яманлаудан, дөнья хәлләре һәм файдасыз нәрсәләр турында сөйләшүдән тыелырга кирәк.

Коръән ашына килгән хатын-кызлар башларына яулык ябарга һәм гаурәтләрен каплаучы озын кием кияргә тиешләр. Хатын-кызлар гына булган мәҗлескә абыстай чакырыла. Әгәр дә ирләр мәҗлесе булса, яки ирләр дә, хатын-кызлар да килсә, мулла чакырыла. Өстәл артына утыру тәртибенә килсәк, өстәлнең бер башына ир-атлар, ә икенче башына хатын-кызлар утыра. Чит хатын-кыз белән чит ир-ат бер-берсенә терәлеп утырырга тиеш түгел. Алар ир белән хатын булса, бергә утыра ала.

Коръән мәҗлесе уздырганда ризыкның хәләл булуына да игътибар итәргә кирәк. Андый мәҗлестә бары тик хәләл ризыклар һәм итләр генә булырга тиеш.

– Коръән мәҗлесен йортка күченеп берничә көн, ай үткәч тә үткәрергә ярыймы?
– Коръән ашы уздыруның билгеле бер көне юк. Шуңа күрә ул кайсы вакытта уңайлы булса, шул вакытта уздырыла.

– Яңа йортны төзеп бетерү уңаеннан корбан чалу гадәте дә бар икән?
– Корбан чалу яхшы гамәл. Ул корбанны чалуның төп максаты – өйне төзеп бетерергә ярдәм иткәне өчен Аллаһка шөкер итү, шатлык-куанычны белдерү һәм кешеләрне кунак итү. 

(Кыскартып алынды)

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев