Гарәфә көне фазыйләте
Иман нуры

Гарәфә көне фазыйләте

Гарәфә көне – зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне ул. Быел бу көн 26нчы майга туры килә.

Фото: ясалма интеллект

Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Хаҗ – ул Гарәфәт!» – дигән. Шуңа күрә тиздән Гарәфәт тавына менәчәк дин кардәшләребез өчен дога кылыйк, Аллаһы Тәгалә алар­ның хаҗларын кабул итсен, гөнаһларын кичерсен һәм безгә дә шул гыйбадәтне үтәргә насыйп итсен!

Гарәфә көнендә БЕРНИЧӘ СӨННӘТ гамәлне үтәү хәерле са­нала:

БЕРЕНЧЕ СӨННӘТ гамәл: Гарәфә көнендә УРАЗА ТОТУ. Имам Мөслим тапшырган сахих хәдистә Пәйгамбәребез­ салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән Гарәфә көнендә ураза тоту турында сорагач, аның: «Бу көндә ураза тотучының алдагы һәм киләсе елдагы гөнаһлары юылыр», – дип әйткәне китерелә.

ИКЕНЧЕ СӨННӘТ гамәл: «ӘТ-ТӘШРИКЪ» ТӘКБИРЕН ӘЙТҮ.

Гарәфә көненең иртәнге намазыннан алып, Корбан бәй­рәменең дүртенче көнендәге ахшам намазына кадәр һәрбер фарыз намаздан соң (барлыгы 23 намаз) тәшрикъ тәкбире укыла.

26, 27, 28, 29, 30 май – тәкбир-тәшрикъ көннәре.

ӨЧЕНЧЕ СӨННӘТ гамәл: Гарәфә көнендә ГОСЕЛ КОЕНУ шулай ук Расүлуллаһның сөннәте булып тора.

Тимергали хәзрәт Юлдашев блогыннан


Нет комментариев