Гайбәт сөйләмичә, аны тыңлап кына торсаң, гөнаһмы?
Укучыларыбыздан килгән сорауларга Җәмигъ мәчете имамы Илдар хәзрәт Гатауллин җавап бирә.
– Әүвәл гайбәтнең нәрсә икәнен аңлатасым килә. Бервакыт Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) үзенең сәхабәләреннән: «Гайбәтнең нәрсә икәнен беләсезме?» – дип сораган. Алар: «Аллаһ Тәгалә һәм Аның Илчесе белә», – дип җавап биргән. Пәйгамбәр: «Бу – мөселман кардәше югында аңа ошамаганны әйтү дигән сүз», – дип аңлаткан. Сәхабәләр: «Ә кардәш турында әйткән сүз дөрес булса, сөйләргә ярыймы?» – дип сораган. Аллаһның илчесе: «Әгәр әйтелгән сүз дөрес булса, син гайбәт таратырсың. Әгәр әйтелгән сүз дөрес булмаса, син яла ягучы булачаксың», – дигән.
Тегесен дә, монысын да Аллаһ кабул итми. Коръәндә болай диелгән: «...бер-берегезгә яман сүз әйтмәгез! Берәрегез мәрхүм абыйсының итен ашарга теләрмени? Сез бит моннан җирәнәсез!» («Әл-Хуҗурат» сүрәсе; 12). Ягъни, Изге Коръәндә Аллаһ Тәгалә гайбәтләрне кеше ите ашау белән чагыштыра һәм гайбәт сөйләүне катгый тыя, димәк, мөселман булган кеше Аллаһның җәзасыннан куркырга һәм гайбәттән качарга тиеш. Пәйгамбәр (с.г.в.) гайбәтне яратмаган, аларны тыйган. Әгәр берәрсе аның алдында гайбәт сөйли башласа, ул бу кешене туктатып, гайбәтнең гөнаһ икәнлеген исенә төшергән. Бер хәдистә: «Гайбәт сөйләүчегә дә, аны тыңлаучыга да гөнаһ тигез», – диелгән. Аллаһның илчесе дә: «Гайбәтче җәннәткә кермәячәк», – дип әйткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев