Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллиннан Ураза гаете котлавы

ХӨРМӘТЛЕ ДИН КАРДӘШЛӘРЕБЕЗ!

Сезне ихлас күңелдән изге бәйрәмебез – Ураза гаете белән тәбрик итәм!

Бер ай дәвамында без Рамазан аеның бәрәкәтле көннәрен уздырдык: ураза тоттык, намазлар укыдык, Коръән тыңладык, мохтаҗларга ярдәм кулы суздык. Бу ай безнең күңелләребезне пакълады, сабырлыкка, шәфкатьлелеккә һәм игелек кылуга өндәде. Рамазан – һәр мөселман өчен рухи яңарыш, күңелләрне сафландыру, Аллаһ Тәгаләгә якынаю ае булды.

Ураза гаете – шатлык һәм бердәмлек бәйрәме. Бу көннәрдә кешеләр бер-берсен гафу итә, туганнар, дуслар белән очраша, өлкәннәрнең хәлен белә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтә. Ислам диненең асылы да нәкъ менә шунда.

Раббыбыз тоткан уразаларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кабул итсен. Һәр йортка тынычлык, бәрәкәт, татулык иңсен. Гаиләләребезгә иминлек, сәламәтлек, балаларга якты киләчәк насыйп итсен. Аллаһ Тәгалә ил-көннәребезгә тыныч лык, халкыбызга бердәмлек бирсен, бары бызны да Үзенең рәхмәтеннән таш ламасын. Ураза гаете мөбарәк булсын!

Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, Яшел Үзән районы мөхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев