Эт асраган йортка кунакка баргач, намаз укырга ярыймы?
Эш шунда: сорау биргән ханымның балалары башка чыккач (үз фатирлары булгач), эт сатып алган. Әлбәттә, намаз укыган каенана моңа каршы була, тик яшьләр белән сүзгә килергә теләми.
Фото: ясалма интеллект
«Оныгымны бик яратам, шуңа да балаларга еш барам. Этнең миңа зыяны юк, шулай да аның бала белән әвәрә килүен, бер караватта йоклавы бер дә ошамый. Ул бит бөтен фатир буенча чаба. Миңа намаз укырга кирәк. Менә шулай ике ут арасында янам: бер якта – балалар, икенче якта – иман. Нишләргә?» – ди ул.
Йосыф хәзрәтнең җавабы: әгәр намаз укыйсы урында эт селәгәйләре яки башка нәҗесләре булмаса, намаз укырга ярый. Әмма эт һәм сурәтләр булган өйгә фәрештәләр кермәвен онытырга ярамый. Хәтта хуҗалыкта да уен яки матурлык өчен эт тоту ярамый. Этне фәкать ау, саклау, сукыр кешене озатып йөрү кебек хаҗәт төшкән очракта гына асрау рөхсәт ителә. Хәдистә килгәнчә, сәбәп булмый торып, эт асрау хуҗасының көн саен ике тау кадәр изгелек-савабын юкка чыгара, йорттан бәрәкәт китә.
Дингә килгәнче, фатирыбызда эт асрадык, хәзер ул подъездда яши. Аны ашатып торам, ул миңа сырпалана. Урамга куып чыгара алмыйм. Нишләргә?
Җавап: мөселман кешесенә эт асрауның хөкеме өстәге җавапта искә алынды. Әлбәттә, этләрне ашату гөнаһ түгел, әмма ашатканда селәгәе киемгә тисә, ул киемне юмыйча, намаз уку дөрес булмый. Сезгә ул этне хаҗәте булган берәр хуҗалыкка илтү яхшырак булыр. Иман иясенә хайваннарны рәнҗетергә ярамый.
Madina Tazetdinova ВК сәхифәсеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев