Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Боларны һәр мөселман кешесе белергә тиеш

***

Илсөя Садыйкова фотосы

1) Һәрбер эшне башлар алдыннан "Бисмилләһ" - "Аллаһ исеме белән" сүзе әйтелә, бу эшне Аллаһка тапшыруны аңлата.

2) Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһ вә бәрәкәтүһү - “Сиңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте ирешсен!” - бер мөселманның икенче мөселман белән сәламләшү сүзе.

3) Аллаһ бөеклеген күрсәтүче яхшы хәл булса, хәтта авырлыклар, борчулар килгәндә дә - "Аллаһу Әкбәр" - Аллаһ Бөек дип әйтергә кирәк.

4) Яхшы хәбәрләр ишеткәндә - "СөбханАллаһ" - "Аллаһ бар кимчелекләрдән пакь" дип әйтү зарур.

5) Аллаһка рәхмәт укыганда, яхшы хәбәрләр ишеткәндә - "Әлхәмдүлилләһ" - "Аллаһка мактау" - дип әйтелә.

6) "Мә шәә Аллаһ" - "Аллаһ шулай теләгән" мәгънәсендә, соклану, нинди дә булса яхшылык өчен Аллаһны мактаганда әйтелә.

7) "Ин шәә Аллаһ" - "Аллаһ кушса" дип нинди дә булса эш ниятләгәч әйтелә, нидер көткәндә бу Аллаһ ярдәме белән чынга ашар дип уйлый.

8) Курыкканда яки борчылганда, авырлыклар белән очрашканда - “Хәсбүнә Аллаһу вә нигъмәл үәкил”- "Аллаһ безгә кирәк, Аллаһ саклаучы һәм яклаучы" - дип әйтергә кирәк.

9) Начар уйлар, теләкләр туганда, тыелган гамәл эшләү теләге булганда "Әгүзүбилләһи мина-ш-шайтани-р-раҗим" - "Шайтаннан качып, Аллаһка сыенам" - дип әйтелә.

10) "Әстәгъфируллаһ" - "Аллаһ кичерсен" - гөнаһ кылганнан соң ярлыкау сорап әйтелә.

11) Кеше үлемен ишеткәч - "Иннәә лилләәһи вә иннәә иләйһи рааҗигуун" - Без Аллаһыдан килдек, Аңа кире кайтачакбыз" дип әйтергә кирәк.

12) «Әәмиин» – "Догаларыбызны кабул кыл" - дип дога укып бетергәч, кешеләр бер-берсенә яхшылык теләгәндә әйтелә.

13) «БаракаЛлаһу фики» — Аллаһ сиңа (хатын-кызга) бәрәкәт бирсен!

14) Мөхәммәд Пәйгамбәрнең исемен әйткәч, ишеткәч яки язгач - "Салаллаһу галәйһи вәссәләм" - "Аңа Аллаһның бәрәкәте ирешсен" дип әйтергә кирәк.

vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев