Авыру-сырхаулардан арыну өчен дога
***
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
ЧИРЛЕ КЕШЕ ЯНЫНДА 7 тапкыр укыла:
أَسْأَلُ اللّٰهَ الْعَظِيمَ رَبَّ الْعَرْشِ الْعَظِيمِ أَنْ يَشْفِيَك
УКЫЛЫШЫ:
[Әс-әлү- Ллааһә- л-Гъәҙъыйймә Раббә- л-гъәрши- л-гъәҙъыййми әй- йәшфийәк]
МӘГЪНӘСЕ:
«Бөек гарешнең Раббысы [Булучы] Бөекләрнең Бөеге Аллаһтан сине шифаландыруын (савыктыруын) сорыйм».
Әл-Хәким «Мүстәдрак», №7697-нче хәдис,
Әт-Табәрани, №12272-нче хәдис,
Ән-Нәсәи, №10816, 10887-нче хәдисләр,
Әбү Дауд, №3106-нчы хәдис,
Әт-Тирмизи, №2083-нче хәдис,
Имам Әхмәд, №2137-нче хәдис
ҮЗ-ҮЗЕҢ ӨЧЕН 7 мәртәбә укыла:
أَسْأَلُ اللّٰهَ الْعَظِيمَ رَبَّ الْعَرْشِ الْعَظِيمِ أَنْ يَشْفِيَنِي
УКЫЛЫШЫ:
[Әс-әлү- Ллааһә- л-Гъәҙъыйймә Раббә- л-гъәрши- л-гъәҙъыййми әй-йәшфийәний]
МӘГЪНӘСЕ:
«Бөек гарешнең Раббысы [Булучы] Бөекләрнең Бөеге Аллаһтан мине шифаландыруын (савыктыруын) сорыйм».
Әгәр авыру кешенең әҗәле җитмәгән булса, ул һичшиксез савыгыр, ин шәә Аллаһ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев