Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Ашаганнан соң өстәлнең дүрт почмагындагы дүрт фәрештәнең исемен әйтеп дога укырга кирәк, диләр. Ул нинди дога һәм аны укырга кирәкме?

Әлеге сорауга Мөдәррис хәзрәт Гыймранов җавап бирә.

Илсөя Садыйкова фотосы

– Ашаганнан соң без үзебезне тукландырган Аллаһка рәхмәт йөзеннән Пәйгамбәребез сөннәтеннән килгән доганы укыйбыз:

“Әл-хәмдү лилләәһилләзии әтъгамәнәә үә сәкаанәә үә җәгаләнәә минәл мүслимиин. Үәл-хәмдү лилләәһи раббил гааләмиин”.

(Аллаһыга мактау булсын. Безне ашаткан, эчерткән һәм мөселман булуыбызны насыйп әйләгән Аллаһыга мактау булсын. Мактау булсын Галәмнәрнең Раббысы – Аллаһыга).

Пәйгамбәребез әйтүенчә, әгәр дә Аллаһ колы “Үәл-хәмдү лилләәһи раббил гааләмиин” дисә, ул Аллаһ Тәгалә биргән бөтен байлык-нигъмәткә шөкер иткән булыр. Икенче бер хәдистә, Аллаһ ашап куйгач та “әлхәмдүлилләһ” дип әйткән колын ярата, диелә. Ә инде дүрт фәрештәнең исемен әйтеп дога кылу дөрес түгел.

Дилбәр Гарифуллина, Догалы йорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев