Аллаһның кайбер могҗизалы галәмәтләре
***
Фото: ясалма интеллект
- Терәүсез күкләр, күктәге бернинди терәүсез эленеп торган планеталар һәм башка күк җисемнәре, ай белән кояш («Рәгыд / Күк күкрәү», 13:2-4).
- Күктәге йолдызлар («Әнгәм / Терлек», 6:97).
- Яшен, күк күкрәү («Рум», 30:24).
- Еллар, гасырлар дәвамында үзгәрми торган җир белән кояш арасы (җир белән кояш арасы артса яки, киресенчә, кимесә, җирдәге тормыш бетәчәк) («Юныс», 10:5,6).
- Көн-төн, ел фасыллары (яз-җәй-көз-кыш) үз вакыты белән төгәл алышынып торуы («Әли Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:190).
- Тереклек дөньясы хәяте – меңләгән, миллионлаган төрдәге, төрле шәкелдәге, искиткеч матур бизәлгән хайваннар («Әл-Бәкара/ Сыер», 2:164); «Шура /Киңәш», 42:29), кошлар «Нәхел / Умарта кортлары», 16:79), үсемлекләр («Әнгәм / Терлек», 6:97-99), чәчәкләр («Нәхел / Умарта кортлары», «Нәхел / Умарта кортлары», 16:11-13) һәм башкалар.
- Миллионлаган җимеш-яшелчәләр (төрле формада, төрле төстә, төрле тәмгә ия булган) («Әнгәм / Терлек», 6:97-99).
- Тамчы судан (мәнидән) барлыкка килә торган кеше («Сәҗдә», 32:8).
- Үзенә генә хас булган аерым бармак эзенә, бер-берсенә охшамаган тавышка, кабатланмый торган үзенчәлекле кыяфәткә ия булган миллиардлаган кешенең бар булуы («Кыямәт», 75:4).
- Яңгыр: миллиардлаган тонна суның күктән кинәт бер җиргә ишелеп төшмичә, басу-кырларга, урам-бакчаларга шәһәр-бистәләргә матур итеп, су сиптергән кебек файдалы булып явуы («Зүхърүф / Зиннәтләнү», 43:11; «Вакыйга /Хәл», 56:68-70).
- Диңгездә күптонналы корабларның батмыйча йөзеп баруы («Әл-Бәкара / Сыер», 2:164).
- Җир шарының үз күчәре әйләнәсендә тәүлектә нәкъ 24 сәгать булырлык итеп төгәл әйләнүе.
- Йокы (үлемнең туганы).
- Кызыл канлы, яшел чирәм ашый торган сыерның ап-ак сөт бирүе («Нәхел /Умарта кортлары», 16:66).
- Бал кортлары («Нәхел / Умарта кортлары», 16:68, 69).
“Ислам дине нигезләре” китабыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев