Әйшә авылы мәчетендә ифтар ашы уздырылды
Бу чараны Гөлназ Гайфетдинова белән Камилә Окатьева оештырды.
Ифтар ашында Сөләйман хәзрәт Рамазан аенда укыла торган вәгазьләр, Коръән аятьләрен укыды. Укылган вәгазьләр һәрбер кешенең күңеленә җылылык өстәде.
Ифтар ашына Әйшә гимназиясендә белем алучы укучылар да чакырылган иде. Балалар өчен “Шалкан” әкияте сәхнәләштерелде, кызыклы уеннар оештырылды җиңүчеләргә матур бүләкләр тапшырылды. Ифтардагы мул өстәлләр, тәмле ризыклар бәйрәмгә ямь өстәде. Бу чара традициягә әверелеп китсен иде дигән теләктә калабыз.
– Бу изге эшкә өлеш кертүчеләрнең барысына да рәхмәт әйтәсебез килә. Мондый күркәм эшләр күбрәк оештырылсын иде, чөнки алар бер-беребезне берләштерә, дөньяга карашыбызны үзгәртә, кешеләргә карата мәрхәмәтлерәк булырга өнди, – дип сөйли Әйшә гимназиясенең директоры Гөлнур Зыятдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев