Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Зирәк тә, хәйләкәр дә була белү – гаиләне саклый (редакциягә килгән хат)

Яши-яши әни әтине ачуланмый башлады. Әти лыгыр исереп кайта да, йокларга ята. Шул ягы әйбәт иде хет. Төрле ирләр бар, күрше абый эчеп алса, бөтен этаж ду килер иде аның сүгенүләреннән. Сугышырга яратучылар да бар бит, Аллаһ сакласын! Әти тыныч булды. Дөньясын онытып йоклый, берни белми, ә әни...

Фото: ясалма интеллект

…Хатын-кыз өстенә тормышта бик күп йөкләмә төялгән. Бичара нәфис затлар аларны ничек булдыра – шулай үти. Характерлары йомшаграклар күндәмлеккә күчә, ә ныграк камырдан әвәләнгәннәре нык тора. Нинди йөкләмәләрме? Иң җитдие – гаиләне саклау. Әгәр дә хатын-кыз сабыр, түзем һәм зирәк булмаса, гаилә өч көндә таркалыр иде. Бигрәк тә гаилә башлыгы салырга яратса. Зирәк хатында хәйләлек тә булырга тиеш. Шунсыз тормыш бармый да. Чәлпәрәмә килә. 

Мин үзем кырыкка якынлашып килүче ике бала анасы һәм хатын – әнидән үрнәк алам. Ул минем зирәк тә, хәйләкәрлеге дә бар. Нәрсәсен яшереп торыйм, әти салгаларга яратты инде. Мин кечерәк чакта тавыш чыккалый иде бу уңайдан. Ул вакытта әни дә яшь бит әле, зирәклеге дә, хәйләкәрлеге дә җитеп бетмәгәндер. Аннары, яши-яши әни әтине ачуланмый башлады. Әти лыгыр исереп кайта да, йокларга ята. Шул ягы әйбәт иде хет. Төрле ирләр бар, күрше абый эчеп алса, бөтен этаж ду килер иде аның сүгенүләреннән. Сугышырга яратучылар да бар бит, Аллаһ сакласын! Әти тыныч булды.

Дөньясын онытып йоклый, берни белми, ә әни аның кошелегыннан үзенә «тынычлану компенсациясе» ала. Бозылган кәефе һәм нервылары өчен. Иртән әти акчаларын эчеп бетергән дип уйлый, ә әни тыныч күңел белән кибеттән үзенә яңа матур күлмәк, йә башка нәрсә ала. Өйдә тавыш та юк, гауга да юк. Мин әнигә сокланам. Аның да әтинең нервыларында уйнап, тетмәсен тетәсе, тузынасы килгән чаклары күп булгандыр. Әмма өебездә тынычлыкны саклады. Рәхмәтле мин аңа. Чөнки мин күршеләребезнең шулай кычкырышып, кайвакытларда, хәтта, ду килеп сугышканнарын ишетеп, күреп үстем. Күрше апа әни кебек зирәк булмады. Ире эчеп кайткан саен…

(Кыскартып бирелде)

Һәркемгә бәхетле һәм тулы гаилә теләп, Сәвия. Осиново.

Хатның дәвамын газетабызның 39нчы санында (2025 ел) укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев