Ничек «Яшь тимурчы» булып киттем (редакциягә килгән хат)
Кыз бала булсам да, күбрәк малайлар төркеме белән дус идем. Нигәдер миңа аларның уеннары да, уенчыклары да күбрәк ошады. Курчакка күлмәк тегеп, әниле кызлы уйнап утыру минем өчен түгел...Бер вакыт агач кисәге, резинка һәм кер кыстыргычтан «рогатка» ясадык...
Фото: ясалма интеллект
…Хәзерге заман яшьләрен әрләргә яратабыз инде. Нишләтәсең, дөнья шулай корылган күрәсең: һәр олы буын үзләреннән соң килүчеләрне тирги, аларның яшәү рәвешләрен, киенүләрен, ашауларын һәм башка кыланмышларын ошатмый. Менә мин 1957 елгы, безне шулай ук әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз гел тәнкыйтьли иде. Ә хәзер без балаларыбыз һәм оныкларыбызга «мытырдыйбыз».
Әмма бер нәрсә алыштыргысыз һәм кабатланмас: сәвит заманы балалары, ягъни без – чын кешелеклелек, намуслылык, патриотлылык тәрбиясе алып үстек. Менә шул чын кеше сыйфатлары хәзергеләрдә җитеп бетми генә түгел, юк дәрәҗәсендә. Монысы бәхәссез, минем белән килешерсез дип уйлыйм. Яшьләр олыны – олы, кечене – кече итә белми. Үзләреннән зурракларга бернинди ихтирам дигән нәрсә юк. Ә без үскәндә, үзебездән ике-өч яшькә зурракларга инде хөрмәт белән карый идек. Аннары, октябрят, пионер, комсомол да тәрбиядә бик зур роль уйнады. Һәрберсенең үзенең уставы, бурычлары һәм җаваплылыклары бар иде. Берәр кыек гамәлең өчен бөтен мәктәп алдында җавап тота идең. Ә инде яхшы тәртибең өчен, шулай ук, бөтен мәктәп алдында мактадылар. Кемнең макталасы килми?!
Олы буын кешеләренә булышу отрядлары эшләде. «Яшь тимурчылар» дип атала иделәр. Ничек кенә тәртипле, яхшы булырга тырышсак та, балалык барыбер үзенекен итә инде ул. Шуклык та, кирәкмәгән эшләр дә һәрберебез башыннан үтте. Минем әнә шул «тимурчы» булып китүем дә кызык хәлгә бәйле. Кыз бала булсам да, күбрәк малайлар төркеме белән дус идем. Нигәдер миңа аларның уеннары да, уенчыклары да күбрәк ошады. Курчакка күлмәк тегеп, әниле кызлы уйнап утыру минем өчен түгел.
Әтинең бертуганы Илгиз абыйлар белән безнең дача участоклары күршеләр. Ә аларның, минем белән бер елгы, бик шук төпчек малайлары бар иде (хәзер дә бар, Аллаһка шөкер). Әй, таш астыннан чыккан идек икебез дә, кыз булсам да аңардан калышасы килми иде, ышту син! Шуклыкларыбыз аркасында гел «эләгеп» торса да, тиз онытыла, кабат нидер майтарабыз…
Бер вакыт агач кисәге, резинка һәм кер кыстыргычтан «рогатка» ясадык. И рәхәтләндек борчак белән атып! Ул көнне консерв банкалары тезеп куеп аттык, Илдус каяндыр иске чүлмәк, ике тишек кәстерүл дә табып килде. Шапылдатабыз гына! Бер мәлне Илдус һавада самолет күреп алды һәм аның ягына атарга булды. Шул мизгелдә самолет артыннан төтен кебек эзләр кала башлады һәм аны бәреп төшердек дип уйлап, котларыбыз очты. Аны жәлләп Илдус елап җибәрде, җитмәсә мин дә: «Хәзер безне төрмәгә алып китәчәкләр дә, аякларыбызга гир бәйләп куячаклар һәм без шулай йөриячәкбез», – дип, тагын да катырак куркыттым. Аның елаган тавышын ишетеп, дәү әни чыкты. Безнең сөйләвебезне тыңлагач: «Самолет белән бар да тәртиптә, летчик Илдуснең борчагыннан качарга теләп читкә тайпылганга шундый төтен чыккан. Әмма син летчик һәм пассажирлар каршында бик тә гаепле. Бу гаепне «тимурчы» булып, бик күп яхшылыклар эшләп кенә юып була. Беренче эш итеп, миңа ярдәм итәргә – бакка су ташырга кирәк. Ә син, кызым, Илдуска булышырга бурычлы, чөнки дустыңны начар гамәл кылудан туктатмаганга гаеп синдә», – дип аңлатты.
Ул шундый үтемле тәрбия булды, без тизрәк, иң элек рогаткаларыбызны чүплеккә ташладык (югыйсә, тагын ниләр майтарган булыр идек), аннары якындагы елгадан йөгерә-йөгерә су ташыдык. Шулай итеп, «Яшь тимурчылар» командасы рәтләренә кердек. Ә әби шул көнне башыбызга тыккан, бу тормышта үзең өчен генә түгел, яныңдагы иптәшең өчен дә җаваплылык тою хисе, кешеләргә карата һәрвакыт ярдәмчел булу гомерлеккә җитте. Менә тәрбия шундый була ул! Хәзергеләргә әйттең ни, әйтмәдең ни – бер колакларыннан керә, икенчесеннән чыга. Керә алса әле, чөнки колакта колаксалар. Аларны хәзер зирәк дәү әниләр һәм иҗтимагый оешмалар түгел, әнә шул интернет дигән нәрсә «тәрбияли»! Кая барып чыгарбыз...
Хатымны бастырсагыз бик шат булыр идем. Алдан ук рәхмәтләремне юллыйм.
Яшел Үзәннән Рушания апагыз Хисаметдинова дип белерсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев