Начар гадәтләрне ничек юк итәргә?
Явызлык шытымы.
Беркөнне карт янына ике егет килеп: «Әйт әле безгә, хөрмәтле Аксакал, начар гадәтләрне ничек юк итәргә, яманлыклар эшләү теләгеннән ничек котылырга?» – дип сораган. Карт аларның берсеннән яшь агачны йолкып алуын сорый, тегесе моны ике дә уйлап тормыйча, бик җиңел генә үти. Шуннан соң ул тагын берсен йолкып алуын үтенә. Егет икенчесен дә тартып чыгара, ләкин анысы ныграк була, шуңа күрә аңа көчәнергә туры килә. Аксакал егетне өченче, таза, биек агач янына алып килә. Анысын, хәтта, егетләр икәүләшеп тә тартып ала алмый. Шуннан карт болай ди: «Балалар, начар гадәтләр шушы агачларга охшаган. Әгәр алар әле озак үсмәгән һәм йөрәкләрегездә күптән түгел генә тамыр җәйгән булса, аларны бер ихтыяр көче белән генә дә төбеннән үк йолкып ташлап була. Әмма инде тамырлары тирәнгә киткән булса, аларны җиңү инде бик кыен яки бөтенләй диярлек мөмкин түгел. Шуңа, әлегә вакытыгыз барында, усаллыктан яхшылыгыгыз көчлерәк булганда һәм явызлык шытымы зур агач булып үсеп, үзе белән яктылыкны томалаганчы, аңардан котылу өстендә эшләгез! Күбрәк күркәм гамәлләр кылыгыз».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев