«Киткәне өчен рәхмәт аңа» (редакциягә килгән хат)
Мин Яшел Үзәнгә күченеп килгәндә ул инде хатыны белән ярты ел яшәми иде. Тегесе чыгып киткән, өйдән бөтен нәрсәне диярлек алган, бал кашыкларына кадәр. Ә бусы эшкә сирәк чыккан һәм «запой»га китеп эчкән. Чөнки...
...хатыны үзе генә чыгып китмәгән, кызларын да алган һәм күрешергә бирмәгән. Ә аерылышмаган үзе, ай саен акча алырга килгән. Шуңа, кызына бирергә акча булсын өчен, айныштыргаларга һәм эшкә йөреп алырга туры килгән. Ә үзе күренекле ир-егет: озын буйлы, чибәр, кулыннан килмәгән эше юк. Җиһазлар да, тәрәзәләр дә, машина да ясый ала, тәмле итеп пешерә дә, бакчасында ни генә үстерми. Ә хатыны аны сындырган. Ул гади генә яшәгән, яраткан, хәленнән килгәнчә кайгырткан, кызы өчен җанын бирергә әзер булган.
Хатынына җитмәгән. Ул ирен карьера ясар һәм аны алтынга күмәр, туннар бүләк итәр дип уйлаган ахрысы, шуңа кияүгә чыккан, бала тапкан. Ә ире карьера баскычыннан өскә менәргә омтылмаган, ул үзен гаиләсе, эшеннән көтеп алучысы, күңелен күрүчесе булудан бәхетле хис иткән һәм аңа шуннан да артыгы кирәкмәгән. Характеры андый түгел аның.
Хатыны башта, бүләкләр бирсеннәр өчен, сөяркәләр тапкан, ирен кешегә санамаган. Ә аннары, өйләренә ремонт ясый башлап, ире аны тәмамларга акча эшли алмагач, бөтенләй чыгып киткән һәм йорт шулай яртылаш сүтелгән килеш торган. Ир нишләсен? Эчкән, кайгысын юган, гаиләсен сагынган.
Танышлары һәм дуслары аны башка хатын-кызлар белән таныштырырга маташып караган, аларга свиданиеләр оештырган. Тик ул аларны, иң күбе, ишек төпләренә кадәр озаткан да киткән. Эштә, ялгызы өйдә утырмасын, кабат эчә башламасын өчен, аны командировкаларга җибәрергә тырышканнар.
Шулай килеп чыкты, җитәкчеләр кушуы буенча ул мине поезддан каршы алырга тиеш иде. Әмма, командировкадан кайтканда ул үзе юлда тоткарланган һәм без иртәгәсен генә күрештек. Ул, мин утырган машина янына, кичә каршылый алмавы өчен гафу үтенергә килде. Ишеккә таянды һәм безнең карашлар очрашты...
Эш шартлары шулай туры килде, ул көнне янәшә уздырдык. Ә кич, дусларыбыз ярдәме белән, ул мине свиданиегә чакырды. Шәһәр буенча йөрдек, кызыклы хәлләр турында сөйләде, Яшел Үзәннең тарихын яхшы белә икән, миңа аның белән искиткеч җиңел һәм рәхәт булды. Фатирым ишеге төбенә кадәр озаткач та, кайтып китәргә ашыкмады. Әле мин рәтләп урнашып та бетмәгән идем, рәтле-башлы җиһазларым да юк иде. Ул керде...
Һәм, менә инде бергә яши башлавыбызга күптән түгел уналты ел булды! Икәү бергә һәм балаларыбыз белән без бәхетле. Ул шул ук эшендә хезмәт куя, элеккечә үк алга омтылмый, тотрыклы һәм тыныч кына. Ә гаиләбездә карьераны мин ясыйм. Һәм эштә никадәр генә тоткарлансам да, өйдә мине яраткан ирем, тәмле итеп ашатылган һәм бәхетле балаларым көтүен беләм.
Иремнең беренче хатынына, киткәне өчен, рәхмәт әйтәм. Югыйсә, мин пар канатсыз һәм бәхетсез булыр идем. Ә язмыш мине бик белеп Яшел Үзәнгә китергән һәм минем ярты йөрәгем белән очраштырган. Заводта яхшы эш урыны тәкъдим иткәч тә, Казаннан монда күченәсем килмәгән иде, әмма ниндидер көч ризалашырга мәҗбүр итте.
Иремнең беренче баласы – кызы да бездә бик еш кунак, бездә үсте дисәң дә була. Мин бер тамчы каршы килмәдем.
Менә шундый язмышлар. Кемнедер бәхетсез иткән берәү, кемнеңдер бәхете бу дөньяда.
Алинә булам (фамилиямне күрсәтмәвегезне үтенәм)
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев