Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

«Ирем мине күрми иде, мин чит кешегә сыендым»: хыянәтме бу? (киңәш кирәк)

Ирем белән ун еллап бергә яшибез, читтән караганда гаилә бар кебек: уртак фатир, бала, эш, бәйрәмнәргә бергә барабыз. Ләкин ирем миңа карата кызыксынмый башлады. Башта вак нәрсәдән башланды: «Көн ничек узды?» урынына «аш әзерме?» дигән генә сорау. Яңа күлмәк алсам – «нормаль», чәчемне үзгәртсәм – бөтенләй күрми. Тойгыларым, хисләрем аны дөм кызыксындырмый башлады. Мин әкрен‑әкрен үземне аның янында чит кеше итеп тоя башладым, өйдәге җиһаз гына булып калдым...

Фото: ясалма интеллект

Шул чорда тормышыма икенче бер кеше керде. Ул мине «матур» дип мактамады, «иреңне ташла» дип үгетләмәде. Бары тик бер көнне, эштән соң, ай‑ярым җыелып килгән хәлемне күреп: «Син бик нык аргансың, эчеңдә нидер җыелган. Теләсәң, сөйлә», – диде. Бу гади җөмлә минем өчен ишек ачты. Мин аңа иремнең салкынлыгы, үземнең ялгызлык хисе, куркуларым турында сөйли башладым. Ул тыңлады, сораулар бирде, беркайчан да гаепләмәде.

Шунда аңладым: ирем белергә, аңларга тиешле бар нәрсәне мин чит кешегә сөйли башладым. Физик якынлык булмады, кулга‑кул тотынып йөрмәдек, яшерен номерлар, «отель‑отель» дә булмады. Ләкин кич җиткәч, телефонга караганда, иремнең хәбәрен түгел, ә аның язганын көтә башлаганмын. Күңелем кайсы якка авышканын шул чакта аңладым.

Бер уй борчый: «Мин иремә караганда күбрәк шушы кешегә ышанып, аңа сыенам икән – бу инде күңел белән хыянәт түгелме?» Бер яктан, мин үземне аклыйм кебек: ирем беренче булып араны салкынайтты, мин бары тик үземә терәк эзләдем. Икенче яктан, намусым тыныч түгел: никахта яшәгән килеш, йөрәгемне, иң серле фикерләремне башка иргә ачтым – моны ничек кенә әйләндерсәң дә, хыянәтнең башы кебек.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев