Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

«Бәхетсез мин, бәхетсез». Бәхетле булу өчен нишләргә соң?

– Бәхетсез мин, бәхетсез, – дип авыр сулаган эскәмиядә утыр­ган ир, күзләреннән яшьләр агызып.

– Нәрсә һаман мыжгыйсың? – дип ачуланган хатыны. – Бәхетле буласың килә икән – бул!
– Бәхет миңа килмәгәч, ничек бәхетле булыйм соң. Аның каравы, бәхетсезлекләр бер-бер артлы мескен башыма килеп кенә тора. Уңыш өлгермәде, өй түбәсеннән яңгыр үтә, койма ишелде, аякларым авырта. Ах, бәхетсез мин, бәхетсез, – дип елаган ир.

Бәхет аның сыктауларын ишеткән дә, ирне кызганган. Өенә барып карарга булган. Тәрәзәсен шакыган да: «Бәхетле буласың килә икән – бул!» – дип такмаклаган.
– Тукта әле елавыңнан, кара, тәрәзәбездә нәрсәдер ялтырый, – дип ирен туктаткан хатын.
– Яп пәрдәләрне. Ул нур күземне чагылдыра һәм кайгырырга комачаулый, – дип җикеренгән ир һәм кабат еларга тотынган.

Хатыны пәрдәләрне томалап, ире янына эскәмиягә утырган да, аңа ияреп елый башлаган. Алар әле дә шулай утыра һәм үзләренең бәхетсез тормышларыннан зарлана ди. Бәхет шаккаткан һәм алар өеннән очып киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев