Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Апа-сеңел мөнәсәбәте (редакциягә килгән хат)

Газетаның узган санында, Яңа ел белән бәйле истәлекләрегез булса, уртаклашыгыз, дип язган идегез, кызлар. Менә, шалтыратып кына сөйләргә булдым, кирәк дисәгез, язып куярсыз үзегез, яме. Әллә кайчан булган хәл түгел, узган елгы гына. Әмма минем өчен шундый кадерле. Мин аны бөтен якын-тирәмдәгеләргә сөйләп бетердем инде. Өйдәгеләргә дә, эштәгеләргә дә. А как же! Кемнең үз балалары белән мактанасы килми бу заманда?! Әле менә сез калган икән белмичә! (И, рәхәтләнеп көлә үзе шалтыратучыбыз).

Фото: ясалма интеллект

Ирем белән ике кыз үстерәбез: зурысына 14, кечкенәсенә 4 яшь быел, ә узган ел нәкъ бер яшькә кечерәкләр иде. Бу, ел дигәнең шуның кадәр тиз уза, балаларның үскәнен дә күреп өлгереп булмый. Чынлап. Кызларыбызның аралары күбрәк булып китте – 10 ел аерма. Бу бер яктан яхшы, икенче яктан карасаң, аның кадәр кирәкми кебек. Шулай да, үзара дуслар. Зурысы апа була белә, шөкер, ә кечесе күп очракта шуннан бик тә яхшы файдалана. Сүзем бу хакта түгел бит әле, күзләремне яшьләндергән хәл турында.

Узган ел зур кызыбызга Яңа елга бүләкне акчалата гына бирдек. Үзенә кирәкле нәрсәләрне интернет кибетләрдән сайлап алыр, дидек. Ә ул шул акчага бетереп сеңелкәшенә курчаклар, төрледән-төрле уенчыкларга заказ биргән. Икәүләшеп сайлаганнар, кечкенәгә кайсылары ошаган – шуларны алганнар. Моны белгәч, бер кат күңелем тулды. Зур кызымның сеңелкәшен шулай яратуына әниләрчә бик шатландым. Кочагыма кысып яраттым үзен. Әмма бүләксез калуына эчем пошты. Әтисенә дә әйттем һәм тагын акча бирергә килештек.

Кечкенәнең бүләкләре килде. Әй сөенгәннәре! Мәш килде! Апасыннан сорый бу: «Ә сиңа бүләкләр кайда?» – ди. Апасы әйтә: «Менә сиңа алдык бит, минем акчам калмады алырга», – ди. Кечкенәсе шундый күңелсезләнеп калды шул вакытта, күрсәгез иде. Аннары беләсезме нишләде? Менә шунда тагын бер күңелем тулды. Үзенең уенчык кассасыннан барлык уенчык акчаларын җыеп килде дә: «Әника, апакага подалки купи!» – дип, миңа сузды. Күз яшьләремне көчкә тыеп калдым, ә үземнең йөрәгем кызларыма карата шундый ярату белән тулды, шуны бөтен күзәнәгем белән тойдым.

Гомер буе шулай дус, бер-берсе өчен соңгысын да кызганмый бүлешергә әзер апа-сеңел җылы мөнәсәбәтләрен саклап яшәсеннәр иде, Аллаһым, дип телим. Менә сөйлисе килгән нәрсәм шул иде. Киләчәк Яңа еллар белән барчабызны да, кайгы-хәсрәтсез, имин еллар килсен!

Руфия булам

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев