Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

21 февраль – туган телләр көне

Балалар ничек сөйләшә?

Әгәр балаларны тыңлап торсаң,
Ирексездән хәйран каласың,
Тәрбия юнәлеше буенча
Үзеңә тәҗрибә аласың.
Җөмләләре дөрес, төзек түгел,
Чит-ят сүзләр шактый кушылган,
Аралашу теле сүзләренең
Мәгънәләре күпкә бозылган.
Берничә тел сүзләре катнашкан
Җөмләләр белән сөйләшәләр,
Үзенең кызыксынуы аша
Төрле төркемгә берләшәләр.
Смартфоннар һәм санаклар аша
Бер-берсенә хәбәр юллыйлар,
Эчтәлеге “тәртипсез” булса да,
Бер дә оялышып тормыйлар.
Инглиз теленең йогынтысы зур,
Ул сүзләрне күп кулланалар,
“Вау”, “сенкью”лар шактый күбәйде шул,
Тел белгечләре борчылалар.
Күп тел белү – байлыктыр ул, ләкин
Туган тел онтылмасын иде,
Чит телгә “борылу” татар теле
Хисабына булмасын иде...

Нияз Бишбалта. Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев