30 апрель 2021 яңалыклары
-
Белдерү
Чик буе органнарына контракт буенча хәрби хезмәткә чакыру игълан ителә. Сезне канәгатьләндерерлек лаеклы хезмәт хакы, тотрыклылык, социаль гарантияләр көтә.
-
Яшел Үзән урманнары чистара
2021 елның 19 апрелендә «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне сак лау республика акциясе старт алды. Быел ул 2 этапта узачак: 19 апрельдән 19 июньгә кадәр һәм 13 сентябрьдән 13 ноябрьгә кадәр.
-
Путин коронавирус белән көрәшү өчен Һиндстанга ашыгыч ярдәме турында игълан итте
Россия Президенты Владимир Путин Һиндстан премьер-министры Нарендре Модигага коронавируска каршы көрәш өчен ашыгыч гуманитар ярдәм күрсәтү карары турында хәбәр итте. Медицина җиһазлары һәм препаратларны илгә бүген үк җибәрәчәкләр.
-
Татарстанда тәүлек эчендә 39 коронавирус белән авыручы ачыкланган
Аларның 3се-читтән кертелгән, 36сы-элемтәдә булган.
-
Иң яхшы авыл хуҗалыгын алып баручылар ачыкланды
Татарстанда агросәнәгать комплексында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыклары, авыл җирлекләре башлыкларын, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисләрен һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайладылар.
-
Май ялларында Татарстанда яңгырлар, яшен һәм + 24 градуска кадәр җылылык көтелә
3 майга көндезге һава температурасы +17 градуска кадәр җитәчәк, ә 4 майда җәйге эсселек көтелә: + 24 градуска кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
-
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны «Үлемсез полк» онлайн-акциясендә катнашырга чакырды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Үлемсез полк» онлайн-акциясендә катнашты һәм Бөек Ватан сугышы вакытында яу кырында һәлак булган абыйсы Галимҗан Миңнеханов турында сөйләде.
-
Горький исемендәге мәдәни үзәктә эшлекле киңәшмә алдыннан Яшел Үзән үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре яшел үзәнлеләр өчен коронавирустан вакцинацияләүне оештырган иде
Шәһәр мэры Михаил Афанасьев эшлекле киңәшмәне Осиновада 11 яшьлек малайны этләр тешләү темасыннан башлады.
-
Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аена үзенең Instagramында мөселман открыткалары сериясе белән уртаклашты
«Татар телендә нинди бүләк открыткалары чыгарылганын карагыз әле. Бу кызыклы «Хатлар йорты» проектын «Татмедиа» тормышка ашыра.
-
3нче гимназия укучысы - Бөтенроссия олимпиадасы призеры
Шушы көннәрдә генә 11нче сыйныф укучысы Анастасия Ведерникова туган мәктәбенә федераль дәрәҗәдәге җиңү белән кайтты. Настя - инглиз теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы призеры.
-
Татарстаннан 183 меңнән артык бала җәй көне балалар лагерьларында ял итәчәк
«2021 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе чорында 183 меңнән артык татарстанлы ял итәчәк. Программа кысаларында 55 721 юллама республика бюджеты акчалары хисабына тулысынча тәэмин ителәчәк, барлыгы 564,4 млн. сум, шул исәптән авыр тормыш хәлендә калган 10 810 бала, 212,7 млн.сум», - дип хәбәр иттеләр министрлыкта.
-
Яшел Үзәннең Норкин исемендәге скверында тәртип урнаштырдылар
«Геройлар урамы» җирле партия проекты кысаларында Норкин исемендәге скверда гадәттәге җыештыру һәм эскәмияләрне буяу оештырылды. Чарада партия һәм яшь гвардиячеләр катнашты.