29 октябрь 2021 яңалыклары
-
Минтимер Шәймиевның халык санын алу буенча мөрәҗәгате
«Телне, милләтне саклау ягыннан карасак, җанисәп — безнең ни дәрәҗәдә татар булуыбызның иң ачык күрсәткече», - ди Татарстанның беренче Президенты.
-
Татарстан Пенсия фондының клиентлар хезмәтләре элеккеге режимда эшләячәк
Озын ял көннәре игълан ителүгә карамастан, республика Пенсия фондының клиентлар хезмәтләре элеккеге режимда, 1, 2 һәм 3 ноябрь көннәрендә алдан язылу буенча эшләячәк.
-
Җирнең яшел үпкәләре караулы
Урманчылык мәктәбе, янгынга каршы буразналар һәм урман торгызу эшләре: Михаил Афанасьев Яшел Үзән урманчылыгында булды.
-
Тәүлек эчендә Татарстанда 183 коронавирус очрагы ачыкланган
Соңгы тәүлектә Татарстанда 183 кеше коронавирус белән авырган. Республиканың ике кешесе, Татарстаннан читтә булганда йоктырган, калганнары контактлы.
-
Ашыгыгыз, вакыты чыга
Мәктәп укучыларына акчалата түләү алу өчен гаризалар октябрь ахырына кадәр кабул ителә.
-
Халык санын алучыларны көтеп торалар
Инде барыбызга да билгеле булганча, 15 октябрьдә Бөтенроссия халык санын алу башланды.
-
Татарстан 30 октябрьдән иң каты ковид чикләүләрен кертә
Иртәгә Россия Президенты Владимир Путин указы буенча кертелгән ял атнасы башланачак. Бу чорда Татарстанда иң катгый ковид чикләүләре кертеләчәк, дип хәбәр итә республика Президенты матбугат хезмәте.
-
САБАН ТУЕ ЧИШМӘСЕНӘ БАГЫШЛАП
Быел, Кече Шырданның Сабан туе чишмәсенә багышлап, Ләлә Гайнетдинова баллада язган. Плакат итеп язып, чишмә өенә элеп тә куйганнар.
-
Иҗат үзәгендә тәрбияләнүчеләр "Ак чәчәк" акциясе үткәрде
"Ак чәчәк" - Россиядә революциягә кадәр булган хәйрия традицияләрен торгызу һәм дәвам итү. Безнең илдә мондый акция беренче тапкыр 110 ел элек узган.
-
Кабаклы тавык ите
Кабак тавык итеннән әзерләнгән ризыкларны тулыландыра, аларны сусылрак һәм тәмлерәк итә.