Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ашыгыгыз, вакыты чыга

Мәктәп укучыларына акчалата түләү алу өчен гаризалар октябрь ахырына кадәр кабул ителә.

Бер тапкыр бирелә торган 10 000 сум акча алу өчен әлегә кадәр гариза тапшырмаган ата-аналар, гариза белән 2021 елның 31 октябренә кадәр мөрәҗәгать итә ала. Бу хакта Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.

Гаризаны 6 яшьтән 18 яшькәчә балалары булган гаиләләр балага 6 яшь 2021 елның 1 сентябренә, ә 18 яшь 2021 елның 3 июленнән соң тулган очракта яза ала.
Әлеге түләү гомум белем бирү программасы буенча укуларын дәвам итүче 18 яшьтән 23 яшькәчә инвалидларга hәм сәламәтлекләре чик ле гражданнар өчен дә каралган. Балаларның һәм ата-аналарның, уллыкка алучы яисә попечительләрнең Россия гражданнары булулары һәм Россия территориясендә яшәүләре дә төп шартларның берсе булып тора.

 

«Акча әлеге яшь аралыгындагы балаларга гаиләнең кеременә бәйсез рәвештә бирелә һәм социаль ярдәмнең башка төрләрен билгеләгәндә исәпкә алынмый, гаризада күрсәтелгән исәп-хисапка күчерелә. Ул Россия территориясендә гамәлдә булган теләсә кайсы түләү системасының банк картасы яисә карточкасыз исәп-хисап (сак лык кенәгәсе) булырга мөмкин», – дип билгеләп үтә Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев