Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

САБАН ТУЕ ЧИШМӘСЕНӘ БАГЫШЛАП

Быел, Кече Шырданның Сабан туе чишмәсенә багышлап, Ләлә Гайнетдинова баллада язган. Плакат итеп язып, чишмә өенә элеп тә куйганнар.

- Кем күрде, кем күрмәде дигәндәй... Авыл группасындагы дусларга да тәкъдим итик әле, - дип, әлеге шигъри юлларны «Туган авылым Кече Шырдан» төркемендә дә урнаштырганнар.


ЧИШМӘ ТУРЫНДА БАЛЛАДА

Тау астыннан челтерәп ага чишмә
Ничәмә - ничә гасырлар.
Шифалы суларын эчеп үсте
Күпме халык, ничә буыннар.
Кызлар алмалы көянтәләрен
Зәңгәр чиләкләрен элделәр.
Таң алдыннан зәм-зәм су алырга
Бу чишмәгә көн дә йөрделәр.
Ә язларын чишмә юлларында
Чут-чут итеп былбыл сайрады.
Яшь җилкенчәк, җырлар җырлап,
Улагында керләр чайкады.
Каз өмәләрендә, улагына салып,
Кызлар симез казлар юдылар.
Егетләр гармуннар уйнатып
Ул кызларны озата бардылар.
Заманалар үзгәрде: авыл өйләренә
Суны труба белән кудылар.
Чишмә юлларына үлән үсте
Кычытканнар каплап алдылар.
Чишмә буе кинәт тынып калды,
Кошлар хәтта канат какмады.
Чишмә инде сыкрап акты,
Элеккечә чылтырап акмады.
Ә бервакыт миһербанлы җаннар
Җыелышып монда килделәр.
Тирә-ягын чүп-чардан чистартып,
Чишмәнең күз яшен күрделәр.
Яңарттылар, тазарттылар аны,
Өр-яңа улак та юндылар.
Ә тышларын, туңып ятмасын, дип,
Бик матур өй ясап куйдылар.
Сихри әкияттәге кебек хәзер чишмә,
Әй челтерәп ага, шатланып.
Тирәкләрдә янә кошлар сайрый,
Чут-чут итеп, гүя шатланып.
Сукмакларда үлән үсми хәзер,
Суга йөри кабат кешеләр.
Чишмә көтә: көянтәле кызлар
Таң алдыннан тагын килерләр.

Автор – ЛӘЛӘ ГАЙНЕТДИНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев