Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Халык санын алучыларны көтеп торалар

Инде барыбызга да билгеле булганча, 15 октябрьдә Бөтенроссия халык санын алу башланды.

Россия тарихында беренче тапкыр сан алу цифрлы технологияләр кулланып уза. Халык дәүләт хезмәтләре порталында яки исәпкә алу пунктында электрон кәгазьне мөстәкыйль тутыра ала. Безнең районда 26 пункт булдырылган, шул исәптән Яшел Үзәннең күпфункцияле үзәгендә дә эш оештырылган. Сезгә нинди ысул уңайлы, шунысын сайлый аласыз.

Әлбәттә, иң җайлысы дәүләт хез мәтләре порталында, үзеңә уңайлы вакытта кереп, электрон битне тутыру. Ә инде андый мөмкинлеге булмаганнар янына сан алучылар үзләре килә. Алар өйдә яшәүчеләр әйткән мәгълүматлар буенча планшетларында электрон исәп бите тутыра. Районда яшәүчеләр, нигездә, шушы ысулны куллана.

– Безнең өйгә сан алучы Рәисә Борһанова килде. Иң мөһиме, сорауларга җавап бирү күп вакытны алмый. Сан алучы махсус киемнәрдән, авырудан саклану өчен бөтен чаралар да күрелә. Уйландыра торган сораулар юк. Һәм мин һәр кеше бу мөһим чарада катнашырга, үзебезнең татар булуыбыз белән горурланып, татар милләтеннән икәнлегебезне әйтергә тиеш дип саныйм, – дип фикерләре белән уртаклаша Акъегет авылы имамы Фиргать Биктаһиров.

Бүгенге көндә авыл җирлегендә өйгә чит кешене кертү түгел, күрше белән күрше дә аралашмый башлады кебек. Бу аңлашыла да, чөнки халык авыру йоктырудан курка. Сан алучыларның да, аралашырлармы, сорауларга җавап бирерләрме икән, дигән шик булган. Ни гаҗәп, бу кампания турында күпләр хәбәрдар һәм сан алучыларны көтеп торалар икән.

– Мин Татар Танаенда өч урамда һәм Панау, Рус Әҗәле, Рус Танае авылларында халык санын алам. Барлыгы 289 хуҗалык исәпләнә. 80нән артык йортта яшәмиләр, яки җәен генә торалар. Кайсы авылга гына килсәм дә, бик теләп каршы алалар, өйгә чакыралар. Кичә узып киттең, безгә кермәдең дип, әбиләр шелтәләп тә куя әле, тәрәзәдән карап кына торалар. Без һәрчак битлектән, социаль дистанция не саклыйбыз. Сорауларга җавапны планшетта тутыру әллә ни күп вакытны алмый. Интернет белән проблема юк, һәр авылда да яхшы эшли, – дип сөйли сан алучы Гөлназ Мирхәтуллина.

Бишнә җирлегенә керүче авылларда халык санын алучы Илзилә Баясова сүзләренә караганда, бакча сезоны тәмамланганга күрә, һәр йортта да кешене тотуы авыр. Күпләр шәһәргә киткән.

– Вакытлыча гына безнең җирлектә яшәүчеләрнең Казанда тору урыны буенча сорауларга җавап бирәбез диючеләр дә бар. Туңгансыңдыр, кереп җылынып чык, дип чәй тәкъдим итүчеләр дә юк түгел. Татар халкы кунакчыл бит инде ул. Шикләнеп, документыбызны сораучылар да бар. Халык исәбен алучыларның һәрберсендә дә рәсми таныклык була, паспортны һәм шул таныклыкны күрсәтүләрен таләп итәргә мөмкиннәр, – ди Илзилә Баясова.
Ил күләмендә уздырылучы мөһим чарадан читтә калмыйк, райондашлар! Татар булуыбызны күрсәтик, татар булып калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев