Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан 30 октябрьдән иң каты ковид чикләүләрен кертә

Иртәгә Россия Президенты Владимир Путин указы буенча кертелгән ял атнасы башланачак. Бу чорда Татарстанда иң катгый ковид чикләүләре кертеләчәк, дип хәбәр итә республика Президенты матбугат хезмәте.

Шулай итеп, соңгы ярты елда коронавирустан прививка ясамаган өлкән яшьтәге татарстанлыларның мәҗбүри үзизоляциясе башланачак, гомуми туклану урыннары 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр ябылачак, ә сәүдә үзәгенә һәм башка объектларга QR-кодлар күрсәткәч кенә эләгергә мөмкин булачак.

Шимбәдән башлап һәм санитар-эпидемиологик хәлнең яхшыруына кадәр мәдәни-тамаша чаралары уздыру, шулай ук төнлә барлык кибетләрнең эше тыелган.

Дәүләт, муниципаль хакимият органнары, КФҮ бу чорда штат режимында эшләүләрен дәвам итәчәк, бу республиканың тормыш эшчәнлеген тәэмин итү өчен кирәк.

"Республикада бу чикләүләр атна буена гына түгел, алга таба да, эпидемиологик вәзгыятьне яхшыртуга кадәр гамәлдә", - дип ассызыкладылар матбугат хезмәтендә.

Күрелгән чаралар коронавирус инфекциясе буенча хәлне тотрыкландыруга юнәлдерелгән, дип ассызыклана. Шуңа күрә чикләүләр чорында җәмәгать урыннарында, транспортта һәм эштә элемтәләрне кыскарту мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев