29 август 2019 яңалыклары
-
Республика көнендә нинди һава торышы була?
30 август – Татарстан Республикасы көнен бәйрәм иткәндә һава торышы җиләс, шулай да коры булачак, яңгырлар яумаячак. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр иткәнчә, бу атна азагына кадәр республикада көннәр салкынча торачак.
-
7нче бакчада тәрбияләнүчеләр юлда йөрергә өйрәнде
Шушы көннәрдә Яшел Үзән шәһәренең «Чебурашка» 7 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән «БДД» ГБУ Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Зөлфия Шакирова һәм Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин катнашында балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау һәм яктылыкны чагылдыручы элементларны популярлаштыру максатында «Без - җәяүлеләр» дигән чара, ә тәрбиячеләр белән профилактик әңгәмә үткәрелде.
-
Динә Гарипова, Дмитрий Шепелев, мультперсонажлар Казанда балалар бәйрәме үткәрә
Көн уртасында «Ак чәчәкләр» бульварында тамаша башланачак, анда балалар һәм аларның әти-әниләре белән яраткан әкият геройлары аралаша.
-
Помидорлардан кореяча «Пальчики оближешь» кабымлыгын ясау
Ингредиентлар: 2 кг. -Помидор 100гр -шикәр комы 100мл- 9 %лы серкә(уксус) 2 баш сарымсак 100мл көнбагыш мае 2 аш кашыгы тоз Берәр төрле яшел тәмлеткеч (мәсәлән, петрушка) 2 данә татлы борыч
-
Теләмәсәң – картлык килми ул
Пенсионер статусын һәр кеше төрлечә кабул итә. Аны картлыкка җитү вакыты дип уйлаучылар үзләрен кирәксез һәм инде яраксызга чыгарып, яшәешен ниндидер тар кысаларга кертә.
-
Яшел Үзәндә тиздән депутат кабул итә
Сишәмбе, 3 сентябрьдә, 12.30 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр, Яшел Үзәндә "Бердәм Россия" партиясенең җирле оешмасында РФ Дәүләт Думасының Федераль Җыены депутаты Ирек Зиннуров халыкны кабул итәчәк.
-
Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен үстерү проекты Ага Хан премиясенә лаек булды
Татарстан проекты конкурсның 42 ел эшләү дәверендә финалга чыккан бердәнбер Россия проекты.
-
Яшел Үзәндә «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы башланды
2019 елның 26 августыннан 8 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм юлда үз-үзеңне тоту күнекмәләрен торгызу максатларында " Игътибар-балалар!» профилактик чарасы уздырыла.
-
Ага Хан IV үзе гамәлгә куйган архитектура премиясен тапшыру өчен Казанга килә
Приз фонды 1 миллион доллар булган Ага Хан премиясен 13 сентябрьдә җиңүче-проектларга бүлеп бирәләр.
-
Зур Ключига мобиль офис килде
27 нче августта Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Мобиль офисы Зур Ключи авыл җирлеге башкарма комитетына барды.
-
WorldSkills International башкарма директоры: Волонтерлар ярышларның йөзе булды
«Казан Арена» стадионында WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының иң яхшы волонтерларын бүләкләделәр.
-
30 августта соңгы көн
"Иң яхшы ишегалды" бәйгесенә тавыш бирү ахырга якынлаша. Соңгы көчләрне җыеп, тавышыгызны биреп калырга ашыгыгыз.
-
Иделдә батып баручы хатын-кызны коткарганнар
Зыян күргән кеше хәзерге вакытта хастаханәдә.
-
Яшел Үзәндә Wildberries компаниясенең беренче логистик үзәге төзеләчәк
Моношәһәрләрне үстерү фонды һәм Wildberries компаниясе хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Хәзер моношәһәрләр продукциясе Россиядәге иң эре интернет-кибетләрнең берсендә #сделаноВмоно бренды астында тәкьдим ителәчәк. Бу хактагы документ Моношәһәрләрне үстерү Фонды генераль директоры Ирина Макиева һәм Wildberries компаниясе генераль директоры Татьяна Бакальчук тарафыннан имзаланды.