23 август 2021 яңалыклары
-
Уңыш җыяр һәм утыртыр чак
Август аенда бакча эшләре, гадәттәгечә, теләсә кайсы айга караганда күбрәк була. Культураларның иртә сортларын җыеп алырга һәм бушаган урын белән нәрсә дә булса эшләргә кирәк.
-
Яшүсмерне бәрдергән дә, качкан
Узган атнада 276 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. Шуларның 23ендә матди зыян китерелгән. 2 очракта зыян күрүчеләр булган. 9 машина йөртүче исерек килеш тотылган. 1 автомобильче штрафын түләмәгән булган.
-
Сан-Марино институты: «Спутник V» нәтиҗәле вакцина
Сан-Марино институты: «Спутник V» нәтиҗәле вакцина Сан-Маринода «Спутник V» Россия вакцинасының икенче дозасыннан соң коронавируска антитәнчекләр тикшерүдә катнашучыларның 99%ында барлыкка килгән, дип хәбәр итә ТАСС. Ул бу республиканың социаль иминлек буенча институт вәкиле Франко Кавалли сылтамасына нигезләнә.
-
Һәммә нәрсәдә чама кирәк
Шикәр диабеты вакытында нәрсә ярый һәм ярамый: иң киң таралган уйдырмалар.
-
Рус Наратлысы егете бер ирдән акча таләп иткән
Эчке эшләр бүлегендә узган атнада 53 җинаять теркәлгән. Шуларның 35е – шәһәрдә, 18е районда булган. 12 җинаять ачылган. 11е – «кайнар эздән». 1 тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу, 1 һөҗүм итү, 1 талау, 37 урлау, 11 мошенник лык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 1 очрак булган.
-
Әлеге җиһаз – саклану чарасы
Яшел Үзән районында муниципаль район хисабына янгын хәбәрчеләре куела.
-
ВИЧ КАРШЫНДА КУРКЫП КАЛМАГЫЗ, Ә КӨРӘШЕГЕЗ!
Мөһим! Хәтта ВИЧ-инфекция йоктыру куркынычы югары булган хәлгә эләккәннән соң да, әгәр СПИД үзәгенә яки яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итсәң һәм инциденттан соң беренче 72 сәгатьтә антиретровирус препаратларын кабул итә башласаң, авырудан котылырга мөмкин.
-
Әче, әмма искиткеч файдалы
Сүзебез кызыл миләш турында бара. Әчелеге белән дан казанган бу җимеш быел бик уңган. Файдаланып калырга кирәк.