Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сан-Марино институты: «Спутник V» нәтиҗәле вакцина

Сан-Марино институты: «Спутник V» нәтиҗәле вакцина Сан-Маринода «Спутник V» Россия вакцинасының икенче дозасыннан соң коронавируска антитәнчекләр тикшерүдә катнашучыларның 99%ында барлыкка килгән, дип хәбәр итә ТАСС. Ул бу республиканың социаль иминлек буенча институт вәкиле Франко Кавалли сылтамасына нигезләнә.

Сан-Марино хакимияте Римның Ладзаро Спалланцани исемендәге йогышлы авырулар милли институты белән берлектә тикшеренү үткәргән булган. Аның кысаларында галимнәр вакцинаның беренче һәм икенче дозасын ясагач 21 көннән соң антитәнчекләр дәрәҗәсен анализлый. Тикшерүләр барышында 5 мең кешенең барысында да диярлек коронавируска каршы антитәнчекләр барлыкка килгән дигән нәтиҗә ясалган.
Кавалли белдерүенчә, шулай ук «СпутникV»ны Сан-Маринода яшәүче 20 меңгә якын кеше һәм 840 чит ил туристы ясаткан. ТАСС әңгәмәдәше билгеләп үткәнчә, прививканың ике компоненты арасында коронавирус йоктыру очраклары да булган, әмма шул ук хәл Американың Pfizer вакцинасы белән дә күзәтелгән.
Республика Россия вакцинасын 23 февральдә теркәгән һәм май аенда инде хакимият ковид бүлегенең ябылуы турында хәбәр иткән. Тагын 30 ил массакүләм вакциналаштыру өчен «Спутник V»ны сайлаган, ә дәрәҗәле Lancet медицина басмасы препаратның 91,6% дәрәҗәсендә нәтиҗәле булуы турында мәкалә бастырып чыгарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев