Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшүсмерне бәрдергән дә, качкан

Узган атнада 276 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган. Шуларның 23ендә матди зыян китерелгән. 2 очракта зыян күрүчеләр булган. 9 машина йөртүче исерек килеш тотылган. 1 автомобильче штрафын түләмәгән булган.

«М-7» юлының 735нче чакрымында «Мицубиси» автомобилен йөртүче 26 яшьлек ир машинасы белән каршы юнәлешкә чыкканда «Скания» йөк автомобиленә бәрелеп киткән. Аннан соң бу автомобиль Скания артыннан бара торган «ВАЗ-21074» автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, авария чыгаручыны һәм пассажирын Чабоксар дәваханәсенә алып киткәннәр һәм бер тапкыр ярдәм күрсәткәннәр. Ә «ВАЗ» йөртүче 61 яшьлек ирнең аягы сынган.


К.Маркс урамында билгесез автомобиль җәяүлеләр кичүеннән чыгып барган 12 яшьлек яшүсмерне бәрдергән һәм урыннан качып киткән. Яшүсмергә дәваханәдә бер тапкыр медицина ярдәме күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев