Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һәммә нәрсәдә чама кирәк

Шикәр диабеты вакытында нәрсә ярый һәм ярамый: иң киң таралган уйдырмалар.

1нче уйдырма. Көнгә өч тапкырдан ешрак ашарга кирәкми.
Бу принципны сәламәт яшәү рәвеше алып барган һәркем тота, әмма ул диабетикларга кагылмый. Соңгы елларда уздырылган клиник сынаулар ризык кабул итү ешлыгының диабетка берничек тә тәэсир итмәвен күрсәтә. Мондый чирле кеше күпме тели, шул кадәр ашый ала. Иң мөһиме, ач булу-булмауга игътибар итәргә, артыгын ашамаска һәм инсулин турында онытмаска кирәк. Ә инсулинны ничек ясарга кирәклеген табиб билгели.

2нче уйдырма. Югары гликемик индекслы азык-төлек ашарга ярамый.
Бу, әлбәттә, бик үк файдалы ризык түгел, тик югары гликемик индекслы продуктларны (ГИ) кайчагында бәхет гормоннарын алу өчен кулланырга мөмкин. Мондый ашамлыкларга камыр ризыклары, чистартылган ярмалар һәм ак дөге, кайбер баллы җиләк-җимеш керә.
Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы тәүлегенә 50 г шикәрне сәламәт кешеләргә генә түгел, диабетлыларга да кулланырга рөхсәт итә. Бу норма 0,5л баллы газировкага туры килә. Тик ВОЗ рөхсәт итте дип, татлы суны көн саен бер шешә эчәргә кирәкми.
Диабетлы кешеләр табиб киңәшенә һәм шәхси ситуациягә йөз тотсын.


3нче уйдырма. Төнгә ашау катгый тыела.
Артык авырлыктагы кешеләргә яшәү авыррак, өстәвенә диабетлы да булсалар. Килограммнар авыруны катлауландыра. Тик менә алар төнге капкалап алулардан түгел, ә көн эчендә ашаган ризык ларның гомуми калориясеннән җыела. Сәламәтлек саклау министрлыгының клиник тәкъдимнәренә караганда, диабетның I һәм
II тибы булган кешеләр өчен, төнгә ашау (хәтта углеводны да), әгәр кеше бер көндә калорияне ашаганга караганда күбрәк сарыф иткән булса, бөтенләй зарарлы түгел.


4нче уйдырма. Алкогольне бөтенләй кулланмаска.
АКШ диабетиклар ассоциациясе «диабет» диагнозы куелган кешеләргә эчәргә рөхсәт итә. Дөрес, алкоголь нормалары бик кечкенә, әйтик, мартини, баллы шәраб һәм коктейль кебекләрдән баш тартырга яки минимумга кадәр киметергә туры киләчәк. Диа бетлы ир-атларга көненә 0,33 шешә сыра яки бер бокал шәраб эчәргә рөхсәт ителә. Каты эчемлекләр өчен норма - 45 мл.
Хатын-кызларга ир-ат нормасының яртысын эчәргә була. Һәм, әлбәттә, ач карынга ярамый, шулай ук, кабул ителә торган дарулар һәм спиртлы эчемлекләрнең ярашуы турында ачыкларга да онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев