Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Уңыш җыяр һәм утыртыр чак

Август аенда бакча эшләре, гадәттәгечә, теләсә кайсы айга караганда күбрәк була. Культураларның иртә сортларын җыеп алырга һәм бушаган урын белән нәрсә дә булса эшләргә кирәк.

Җимешләрен җыеп алганнан соң, крыжовник, кура җиләге һәм карлыган астындагы туфракны йомшартыгыз. Үсемлекләргә торгызылырга ярдәм итү өчен, аларны агач көле яки фосфор-калийлы ашламалар белән тукландырыгыз.
Бакча җиләге утыр тыгыз. Җир җиләге буларак һәркемгә билгеле булган бу культура даими рәвештә яңадан утыртуга һәм яшәрүгә мохтаҗ. Аны утырту яки яңа урынга күчерү өчен иң яхшы вакыт – август: әгәр аны бу айда утыртсаң, кышка кадәр ул җайлашырга өлгерә һәм киләсе елда ук яхшы уңыш бирәчәк.
Яшел культуралар чәчегез. Бәрәңге һәм кәбестәнең иртә сортларыннан соң бушаган урында петрушка, сельдерей, укроп, фенхель, салат яки шпинат чәчегез. Шул ук вакытта яшел культураларның барлык сортларының да өлгереп җитү вакыты кыска булуы мөһим.
Баклажанга суны жәлләмәгез. Яшелчәнең әчесе бетсен өчен, уңышны җыеп алганчы ук, августта су сибәргә кирәк, һәр төбенә кимендә 3 литр су сарыф ителә.
Базны әзерләп куярга онытмагыз. Тамыразык ларны саклау өчен тартмаларны төзәтергә, буярга кирәк. Дезинфекцияләүне күкерт шашкасы, хлор известе белән үткәрергә була, тик моны, үсемлекләрне базга төшергәнче, ким дигәндә, 40 көн кала, бик сак итеп эшләү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев