22 гыйнвар 2025 яңалыклары
-
«Азык-төлек алу өчен күрше авылга йөрергә мәҗбүрбез» (әйтәм әле)
Косякауда яңа ФАП ачылу шатлыклы хәбәр. Тик...
-
«Мин башка хатынны яратам һәм Яңа елны аның белән каршыларга телим!» (редакциягә килгән хат)
31 декабрь, кич. Мин салатлар турыйм, духовкада тавык пешерәм – ирем белән икәү Яңа елны каршыларга әзерләнәм. Ул шунда: «Мин башка хатынны яратам һәм Яңа елны аның белән каршыларга телим!» – димәсенме! Киенде дә чыгып китте...
-
Эт кешегә дус та, дошман да
«Эт кешенең дусты» дигән гыйбарә соңгы елларда үз мәгънәсен югалта дип әйтү дөреслеккә туры киләдер, мөгаен. Монда медаль ике яклы булган кебек, этләр кемнеңдер дусты, ә кемнеңдер дошманына әйләнә. Соңгы вакыйгалар шул хакта сөйли.
-
2025 ел үлчәүләргә бик күп сюрпризлар әзерләгән
***
-
Раяз Фасыйхов: «Мин китаплар язарлык юл үткән кеше түгел»
Зәвыклы, романтик һәм үтә дә моңлы тавыш иясе. Күптән түгел генә «Татарстанның халык артисты» исеменә лаек булган Раяз ФАСЫЙХОВ белән әңгәмә.
-
Тел төсе нинди авырулар турында кисәтә?
Табибка баргач, телне күрсәтү – гадәти хәл. Белгеч диагноз куюны иң элек әнә шуннан башлый. Баксаң, телгә карап, 14 төрле чирне ачыклап була икән. Күптән түгел белгечләр шундый нәтиҗәгә килгән. Моннан тыш табиблар телнең күп кенә башка билгеләренә дә игътибар итәргә өнди.
-
Ни хәлең бар, авыл фельдшеры?
Айназ Гарәфиева авыл халкының сәламәтлек сагында.
-
Шәһәрнекеннән ким түгел: Олы Ачасырда яңартылган мәдәният йорты ачылды
Олы Ачасырда 1971 елның октябрь аенда салынган мәдәният йорты күпме яшьләрне очраштырган, кавыштырган, күңелле ял мизгелләре бүләк иткән, концерт-тамашалары белән авыл халкын сөендергән. Тик бернәрсә дә мәңгелек түгел.
-
Татар Танае авылында яшәүче Мәдинә Гариф кызы Хикматуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Юбилярны авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхатуллин һәм Татар Танае мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән күркәм туган көне белән котлады.
-
Фирдүс Тямаевка тамашачылары тәнкыйть белдерә
***
-
Балыклы йомырка тәбәсе
Кышын безнең организм туклыклы матдәләргә аеруча мохтаҗ. Кишер, шпинат һәм балыклы бу тәбә — организмны кирәкле витаминнар һәм аксымнарга баету өчен бик яхшы ысул. Тиз һәм гади, ул иртәнге яки җиңел кичке аш өчен идеаль вариант булачак. Әйдәгез әзерлик!
-
Түбән Урысбага авыл җирлегендә хисап сессиясе булып узды
Анда 2024 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм алдагы елга планнар корылды.
-
Яшүсмерләр арасында эпидемия башланган
***
-
«Иремне күралмыйм, ләкин куып та чыгарып булмый!» (киңәш кирәк)
«Үз йөзеңне күптән күрдеңме, хәшәрәт? Бар, көзгегә кара!» – дип кычкырды миңа әле күптән түгел генә мин аны кашыктан ашатып, юындырып, тәрбияләгән кеше. Шуның кадәр авыр булды!
-
Эльмира Кәлимуллинаның гаиләсендә күңелсез хәл килеп чыккан
«Кичәге кичебез ДРКБда узды.»