Ни хәлең бар, авыл фельдшеры?
Айназ Гарәфиева авыл халкының сәламәтлек сагында.
Авыл фельдшеры гади генә һөнәр иясе түгел. Халык өчен иң беренче ярдәмгә ашыгучы шәфкать туташы да ул, табиб та, тәмле сүзгә, җылы карашка мохтаҗ булучыны тынычландыручы психолог, киңәшче дә.
Аллаһ сакласын, бер-бер хәл була калса, төнме ул, яңгырлы яки буранлы көнме, фельдшерның телефон номерын җыясың. Трубкасын алсын да, ярдәм генә итә күрсен. Бик күпләргә гомер бүләк иткән һәм саклап калган шәфкать туташлары районыбызда бихисап. Һәм бу һөнәрне теләсә кем сайлый алмый торгандыр. Күңелең киң, йөрәгең зур булу кирәк чөнки.
Карагуҗа авылы фельдшеры Айназ Гарәфиева (рәсемдә) әле яшь булса да, авылдашларының хөрмәтен яулаган белгеч. 2007 елда Яшел Үзән медицина училищесын тәмамлагач, хезмәт юлын Казан туберкулез диспансерында башлый. Җәүһәрия Батыршина лаеклы ялга китү сәбәпле, ике елдан аны авылга эшкә чакыралар. Кала тормышына өйрәнгән булса да, кыз туган ягына ашкынып кайта. Менә шул көннән башлап, 16 ел дәвамында, халкының сәламәтлеге сагында ул.

– Авыручылар саны кими дип мактана алмыйбыз шул. Нигездә, шикәр диабеты һәм югары кан басымында чагыла торган авырулар күзәтелә. Андыйлар бездә исәптә тора һәм диспансеризация уздырабыз. 2012 елда ачылган ФАП барлык кирәкле медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән, ЭКГны үзем ясыйм, кан алам, холестеринны тикшерәм, күзнең басымын үлчим. Әлеге медицина ярдәмен йөри алмаучылар, өлкән яшьтәгеләр өчен өйдә дә күрсәтә алам. Алга таба табибларга күренергә кирәк булса, Ключи амбулаториясенә юллыйм.
– Диспансеризация дигәннән, халык теләп узамы, әллә бармак аша гына битараф карыйлармы?
– Диспансеризациянең мөһимлеген, ни кызганыч, һәркем төптән белеп бетерми. Шуңа да өйләренә барып, аңлату эшләрен башкарабыз. Аннан, тикшереним әле дип, үз теләкләре белән ФАПка килүче авылдашларыбыз да күп. 17 яшькә кадәрге балалар диспансеризацияне Ключидә уза, чөнки кирәкле белгечләр шунда кайта.
– Балалар турында сүз чыккан икән, сорыйм әле, авылда сабыйлар туамы соң?
– Элеккеге еллар белән чагыштырып карасаң, әлбәттә, аз. Бер яшькә кадәр исәптә биш бала тора. 14-15әү булганнарын хәтерлим әле. Минем участокта – 520 кеше, шуларның 102се – 18 яшькә кадәргеләр.
– Фельдшер-акушерлык пунктыгыз яңа, тиешле җиһазлар бар, читтән караганда ал да гөл кебек.
– Әйе, дөрес әйтәсез, читтән караганда шулай. Әллә ни зур проблемабыз юк кебек, тик ярдәмче билгеләсәләр, бик шат булыр идем. Җирлегебез кечкенә түгел. Аның бит әле хуҗалык эшләре дә бар. Үземә генә кышын карын да көрисе, ел әйләнәсе юасы, җыештырасы. Җитәкчеләр гозеремне ишетсә, шат булыр идем. Эшләргә теләүче бар үзе. Хәзер безнең шимбә-якшәмбе эш көне түгел, тик авыру ял көне дип сайлап тормый. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ишек шакырга мөмкин. Хәлдән килгәнчә ярдәм итәм. Шушы еллар дәвамында, Аллаһка шөкер, гадәттән тыш хәлләр булмады, очрый да күрмәсен. Барчабыз да исән-сау булыйк һәм сәламәтлегебезне кайгыртып яшик! Ә мин һөнәремне яратканга, эшкә көн дә куанып йөрим.
Бүгенге көндә Айназ 18 яшьлек улы һәм 11 яшьлек кызының кадерле әнисе, ире Альфредның яраткан хатыны. Яшь гаилә программасы ярдәмендә ике катлы йорт салып чыкканнар. Тормышларына шөкер итәрлек. Менә шулай, теләге булганнар авылда да рәхәтләнеп, гөрләтеп яши. Иң мөһиме – көн дә ашкынып барырлык яраткан эшең, һәрчак терәк булырлык ныклы гаиләң, дус-тату, бердәм туганнар янәшә булсын. Гарәфиевлар гаиләсенә шушы байлыкны югалтмыйча, тигезлектә, бәхеттә яшәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев