15 декабрь 2021 яңалыклары
-
Татарстанда Covid-19 белән авыручылар кимеде
Татарстанда җәмәгать транспортында йөрү өчен QR-кодлар кертү үзенең уңай нәтиҗәләрен китерде, дип саный ТР баш санитария табибы урынбасары Любовь Авдонина.
-
Яшел Үзәннең Горький исемендәге мәдәни үзәгендә шөгыльләнүче “Орфей” халык хореография студиясе коллективының “Выкрутасы” һәм “Юла” төркеме Мәскәүдә узган бәйгедән җиңү белән кайтты
Шәһәребезнең иң талантлы коллективларыбызның берсе - “Орфей”лылар "Россия Кубогы" балалар һәм олылар иҗаты халыкара фестиваленең финал конкурсында дүрт бию тәкъдим итте.
-
Яшел Үзән районы - Татарстан Республикасының иң яхшы практикаларының мәгариф маршрутында
Ханты-Мансийск округы делегациясе Яшел Үзән районына «Югра үзгәрешләре лидерлары» мәгариф проекты кысаларында Татарстан Республикасының иң яхшы практикаларын өйрәнү буенча идарә командасын стажировкалау программасы буенча килде.
-
Татарстанда бер тәүлек эчендә 161 Covid-19 очрагы ачыкланды
Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 161 очрагы ачыкланды. Бер кеше, республикадан читтә йоктырган, калганнары контактлы.
-
Норлат аксакалы шифалы догалары белән дә дәвалый
Норлатның мөхтәрәм аксакалы, хөрмәтле имам - Хәмзә Хәмидулла улы Мөхәмәтшин 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
Транспортта QR-кодлар турындагы закон проекты тиешенчә эшләп бетереләчәк
Транспорт министрлыгы QR-кодлар турындагы закон проектын эшләп бетерүне аңлатты. Ведомство Дәүләт Думасы белән QR-кодларны транспортта кертү турындагы закон проектын эшләп бетерүне дәвам итәргә дигән уртак карар кабул итте. Транспорт министрлыгы РФ Президентының позициясен һәм министрның хөкүмәт рәисе белән консультациясен исәпкә ала.
-
Җырчы Илгиз Мөхетдинов җырлар әзерләгәндә яңа жанрлар үзләштерергә уйлый
Рәшит Ваһапов исемендәге конкурс лауреаты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясе солисты Илгиз Мөхетдинов төрле музыкаль жанрларда композицияләр булдыру юлы белән татар теленә кызыксынуны арттырырга планлаштыра.
-
Тырышлык бушка китми
Мин Әйшә мәктәбендә белем алам. Биредә уку миңа бик ошый, күп фәннәрне яратып үзләштерәм. Ә иң яратканы – татар теле. Беренчедән, ул – минем туган телем, икенчедән, гаиләбез шул телдә сөйләшә, шуңа күрә татар теле күңелемә бик якын.
-
Татарстан яшьләре министрлыгы «Пушкин картасы» өчен яшь чикләүләрен киңәйтү инициативасы белән чыгачак
"Без бу уңайдан күп мөрәҗәгатьләр алабыз. Якын атнада бу мәсьәлә буенча фикер алышырга планлаштырабыз. Бөтен яшьләр бу мөмкинлеккә ия булсын иде, ләкин барысы да финанслауга терәләчәк ", - дип сөйләде ведомство башлыгы Тимур Сөләйманов.