Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат аксакалы шифалы догалары белән дә дәвалый

Норлатның мөхтәрәм аксакалы, хөрмәтле имам - Хәмзә Хәмидулла улы Мөхәмәтшин 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аның йөзеннән үк нур сибелеп тора, әйткән сүзләре акыллы, мәгънәле, биргән киңәшләре һәркем өчен файдалы.

Норлатта Хәмзә абыйны белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Ул сабыр холыклы, тыйнак, кешелекле, гади булганлыгы белән якташларының хөрмәтен яулаган. Гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган кеше. Армия сафларынннан кайткач, Норлат клубына киномеханик булып урнаша, озак еллар " Подстанция"дә электрик булып эшли. Хезмәте тынгысыз да, җаваплы да, куркыныч та була. Ә Хәмзә абый беркайчан да тормышына зарланмый, хезмәтен дә бик яратып башкара.

Лаеклы ялга чыккач Хәмзә абый дин юлына баса, гарәп телен, Коръән аятьләрен өйрәнә башлый. Халык аны зурлап, “Мөслимә” мәчетенең имамы итеп билгели. Ике дистәдән артык ел эчендә Хәмзә хәзрәт никадәр авылдашын соңгы юлга озата, ничә парга никах туен уздыра, ничә яңа туган балага исем куша! Санап бетергесез. Шулай итеп, ул халыкның олы рәхмәтен яулый. Норлатлылар кеше авырып китсә дә, күз тисә дә, өйнең тынычлыгы бетсә дә Хәмзә абый янына ашыга. Ә ул һәркемне сабыр гына тыңлый, киңәшләрен бирә, үзенең эшен ташлап, кешеләргә булышырга ашыга. Шифалы догалары белән авыруларны аякка бастыра, терелүгә, бәхетле киләчәккә ышаныч уята.

Олуг юбилее белән Хәмзә Хәмидулла улын Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров, авылның ветераннар Советы рәисе Роза Ягудина да котларга килгән иде. Алар хөрмәтле авылдашларына истәлекле бүләк тапшырды һәм изге теләкләрен җиткерде.

Хөрмәтле Хәмзә абый!
Юбилей көнегездә авылдашларыгызның ихлас күңелдән чыккан рәхмәтен кабул итеп алыгыз. Сезгә бәхетле, бәрәкәтле озын гомер, җан рәхәте, нык сәламәтлек телибез. Сез безгә бик кадерле һәм бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев