Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда Covid-19 белән авыручылар кимеде

Татарстанда җәмәгать транспортында йөрү өчен QR-кодлар кертү үзенең уңай нәтиҗәләрен китерде, дип саный ТР баш санитария табибы урынбасары Любовь Авдонина.

Транспорт өчен чикләүләр кертелгәнче, авыручыларның атналык артуы 19 процент тәшкил иткән. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгында 22 ноябрьдә (чикләү кертелгән көнне) тәүлегенә 267 авыру теркәлгән, барлыгы йоктыручылар саны 35 000 кешедән артып киткән. Әмма чикләү чаралары кертелгәннән соң 23 көн узгач, уңай нәтиҗәләр барлыкка килде: Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кими башлады. Шулай ук чикләүләр прививка кампаниясе темпларын тизләтте.

Хәзер Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә популяция иммунитеты 80% ка якынлаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев