Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанда бер тәүлек эчендә 161 Covid-19 очрагы ачыкланды

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 161 очрагы ачыкланды. Бер кеше, республикадан читтә йоктырган, калганнары контактлы.

"68 кеше хастаханәгә озатылган, 93 кеше өйләренә дәвалана", - дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.



Яртысыннан артыгы (83) Казанга туры килә. Яр Чаллыда 25 кеше авырган, районнар арасында антирейтингны Яшел Үзән районы җитәкли – бездә 8 кеше инфекция йоктырган.

Республикада пандемия вакытында 41,1 меңнән артык кеше авырган, 34,2 мең кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 66сы соңгы тәүлек эчендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев