Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Тырышлык бушка китми

Мин Әйшә мәктәбендә белем алам. Биредә уку миңа бик ошый, күп фәннәрне яратып үзләштерәм. Ә иң яратканы – татар теле. Беренчедән, ул – минем туган телем, икенчедән, гаиләбез шул телдә сөйләшә, шуңа күрә татар теле күңелемә бик якын.

Мәктәптә уку белән бергә төрле фәннәрдән олимпиа далар үткәрелә. Мин дә үз көчемне сынап карарга булдым, татар теленнән үткәрелгән олимпиадада катнаштым. Эшемне яхшы гына башкарып чыктым, нәтиҗәсе дә начар булмады: мәктәп турының җиңүчесе булдым. Ә алда – муниципаль тур. Әзерлек октябрь аеннан ук башланды. Башта үткән материалны кабатлыйбыз. Аннан соң яңа темаларны өйрәнәбез. Укытучым башта һәр кагыйдәне яхшылап аңлата. Шуннан соң практик эшләр эшлибез, узган уку елындагы биремнәрне үтәп карыйбыз.

Минем инде татар теле олимпиадасыннан уңышларым да бар. Узган ел республика олимпиада үзәге оештырган «Эрудит» олимпиадасында I урын, ә муниципаль турда призер исеменә лаек булдым. Бу җиңүләр җиңел генә бирелми, алар синнән тырышлык, һәрвакыт укып, белемне арттырып торуны сорый. Минем бу фәнне тирәнтен өйрәнәсем килә. Алдагы елларда да бу эшемне дәвам итәргә уйлыйм. Туган телем онытылмасын, югалмасын иде.

Сәмирә Мәннәпова.
VI сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев