7 февраль 2018 яңалыклары
-
Бала карау вакыты артырга мөмкин
Дәүләт Думасына бала караучы аналарның страховой стажга исәпләнә торган чорын ике тапкыр – ел ярымнан өч елга кадәр арттыру тәкъдим ителгән закон проекты кертелгән.
-
Чаңгы ярышына әзерләнә торыгыз!
10 февральдә яшел үзәнлеләрне “Маяк” спорт комплексына “Татарстан чаңгы юллары-2018”гә чакырабыз.
-
Февраль бураннары сыный
Яшел Үзәндә бу ике көндә явым- төшемнең айлык нормасы яуды. Кичә шәһәрдән барлыгы 6 мең куб кар чыгарылды.
-
Торак-коммуналь хезмәтләр сыйфатсыз күрсәтелгәндә кулланучыга нишләргә?
Әгәр дә, мәсәлән, озак вакыт салкын су булмаса, су басымы түбән торса, кайнар су температурасы нормативларга туры килмәсә, болганчык һәм исле булса, кулланучы үз хокукларын яклауны таләп итә ала. Моның өчен ни эшләргә кирәк соң?
-
Яшел Үзәндә коррупциягә каршы бүлекнең телефоны үзгәрде
Хөрмәтле райондашлар, коррупция факты турында белсәгез, түбәндәге телефон аша хәбәр итүегезне үтенәбез.
-
Рәхим итегез, кошлар!
Кыш җиттеме – кошлар өчен Без ашханә ачабыз Һәм кошларга эндәшәбез: – Рәхим итеп ашагыз!
-
Күкрәгеңдә шигырь уты саумы?
Хөрмәтле газета укучылар! “Яшел Үзән” газетасы сайтында шушы исем астында якташларыбызның иҗат җимешләре чыгып бара. Бүген шундый иҗатчыларның берсе булган, газетабызның актив хәбәрчесе, бик күп сканвордлар төзүче Нияз Минаглиевнең шигырен тәкъдим итәбез. Ул озак еллар Обсерватория мәктәбендә татар теле укытты, хәзер лаеклы ялда. Әмма язмалары Татарстанның төрле матбугат чараларында чыгып килә, сканвордлары басыла.
-
Яшел Үзән җылылык предприятиесе хәбәр итә
Бүген, 7 февральдә, 8дән 17 сәгатькә кадәр йортларда ремонт эшләре булу, җылылык трассасын алмаштыру сәбәпле түбәндәге адреслар буенча җылы бирелми:
-
Бездә җитештерелгән медицина техникасы игътибар үзәгендә
Дубайда, халыкара Arab Health-2018 күргәзмәсендә, Серго исемендәге завод производство берләшмәсе медицина техникасын тәкъдим итте.