Бездә җитештерелгән медицина техникасы игътибар үзәгендә
Дубайда, халыкара Arab Health-2018 күргәзмәсендә, Серго исемендәге завод производство берләшмәсе медицина техникасын тәкъдим итте.
Анда безнең техниканы 163 илдән 100 меңнән артык кеше карады һәм Берләшкән Гарәп Әмирлеге сәламәтлек саклау министрлыгында зур кызыксыну уятты.
Министрлык җитәкчелегенә ХФ-140 фармацевтика суыткычы һәм ММШ-200 инновацион суыту камерасы күрсәтелде. Ведомство вәкилләре шулай ук һавада булган бактерияләрнең 99,9 процентын юкка чыгарырга сәләтле POZIS рециркуляторы белән дә кызыксынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев